Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Алжир илчесен Татарстанга чакырды
ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Алжирның Россиядәге илчесе Бумедиен Геннадны Татарстанга чакырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшү Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Дипломат «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы барышында Казанга килгән иде инде. Алжир илчесе әйтүенчә, ул «оештыру дәрәҗәсе һәм кабул итү сыйфаты белән бик канәгать калган». Ул шулай ук Татарстан – бик тиз үсә торган төбәк, ул күпчелек мөселман илләре, бигрәк тә Фарсы култыгы дәүләтләре белән яхшы мөнәсәбәтләрдә, дип билгеләп үтте.
Равил Әхмәтшин әңгәмәдәшенең игътибарын Казан 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагына юнәлтте. Ул Бумедиен Геннадка кабат Татарстанга килергә һәм төбәк белән тагын да якыннанрак танышырга тәкъдим итте.
Илче, үз чиратында, Алжир белән Татарстан арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен потенциал зур булуга игътибар итте, үзара мөнәсәбәтләрне коруда ярдәм итәргә теләк белдерде һәм төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышу өчен республикага килергә әзер булуын белдерде.
Дипломат шулай ук Казанда Алжир студентлары белән күрешергә шат булачагын әйтте. Бүгенге көнгә ТР башкаласының төрле югары уку йортларында Төньяк Африка иленнән килгән 135 студент белем ала.
Яклар шулай ук хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм ныгыту юнәлешендә уртак эш турында фикер алышты. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле шулай ук Алжир илчесен Мәскәүдә «Рамазан чатыры» проекты кысаларында узачак Татарстан Республикасы кичәсендә һәм Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында узачак тантаналы кичәдә катнашырга чакырды.