Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Миңнехановтан Казан балалар бакчаларын ремонтлау программасын кабул итүне сорадылар

0

Бүген Татарстан башкаласында 188 балалар бакчасы бинасы капиталь ремонтка мохтаҗ, бу барлык бакчаларның яртысыннан артыгы дигән сүз. Депутат Людмила Андреева Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, шәһәрдә 54 балалар бакчасы авария хәлендә, тагын уникесе ябык. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ун елда өстәмә белем бирү учреждениеләренә бер генә ремонт та үткәрелмәгән һәм 12 шундый учреждение инде ябылу алдында тора.

Шуңа бәйле рәвештә, депутат Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка балалар бакчаларын һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программаларын кабул итүне, шулай ук мәктәпләрне төзекләндерү программасын озайтуны сорап мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов әлеге проблемаларның барысы да хәл ителәчәген, әмма моның тиз булачагын көтәргә кирәкми дип әйтте.

«Сез шуны аңларга тиеш, бүген махсус хәрби операция бара, һәм бөтен ил, шул исәптән безнең республика да, илнең оборона сәләте белән бәйле бурычларны хәл итү юнәлешендә эшләргә тиеш», - диде ТР Рәисе.

«Кайбер әйберләрне бераз көтәргә яки бераз сузарга туры киләчәк, шуңа күрә хәлне аңлавыгызны сорыйм», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева пробилась в полуфинал турнира WTA-1000 в Дубае






Пассажир скончался в аэропорту Манчестера. Перед этим его задержали за странное поведение

В Москве в 2025 году запустят беспилотный поезд на «Большом кольце» метро

Вырабатываемой в России энергии не хватит на криптомайнинг и обучение ИИ

«Реал» покинет чемпионат Испании, «Манчестер Юнайтед» выбрал нового тренера, а Карпин будет тренировать клуб из Москвы – в главных слухах недели