Думада медицина югары уку йортларында дистанцион белем бирү турында фикер алышачаклар
Дәүләт Думасы депутатлары киләсе атнада медицина университетларында дистанцион укыту алымын куллану турындагы мәсьәләне караячак.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, ел саен 1 миллионга якын медицина хезмәткәре - квалификация күтәрү курслары, ә 70-90 меңе яңадан әзерләү программалары уза. Шул ук вакытта, мондый хезмәтләрне укыту дистанцион рәвештә уза торган шәхси фирмалар күрсәтә.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә бу рәвешле белем бирүдән беренче чиратта кешеләр зыян күрә һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты кими.
Аның фикеренчә, клиник база булган университет үзәкләре, көллиятләр, фәнни учреждениеләрдә практик дәресләрдән башка онлайн рәвештә яңа квалификация яки белгечлек алу мөмкин түгел.
Төзәтмәләр нигезендә «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законны тулыландырырга тәкъдим ителә. Яңа нормалар урта һәм югары медицина, шулай ук фармацевтика белеменең төп укыту программаларын гамәлгә ашырганда бары тик электрон яисә дистанцион белем бирүне генә куллануны тыя.