Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Халыкара туган тел көне белән котлау урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте. Татарстан лидеры котлау текстын телеграм-каналында урнаштырган.
«Халыкара туган тел көне белән, дуслар! Барыгызны да котлыйм!», – дип язган Миңнеханов.
Республика Рәисе шулай ук «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр» дигән татар халык мәкален дә искә төшергән.