Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов: Татарстанның һәм Атырау өлкәсенең партнерлыкны үстерү өчен мөмкинлекләре күп

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан Республикасы Атырау өлкәсе хакиме Серик Шапкенов белән очрашты. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илләр лидерлары Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне актив рәвештә хуплый», - диде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Казахстан Татарстанның әйдәп баручы партнерларының берсе, һәм республикалар арасындагы багланышларның көн тәртибе традиция буенча бик бай.

Татарстан Рәисе фикеренчә, Татарстанның һәм Атырау өлкәсенең үзара файдалы партнерлыкны үстерү өчен мөмкинлекләре күп, бигрәк тә энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше, җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате, ИТ һәм башка өлкәләрдә. Партнерларга индустриаль мәйданчыкларны үстерү, инвестицион климатны күтәрү, авылларда һәм шәһәрләрдә уңайлы мохитне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу мөһим, дип саный ул.

Ул искәрткәнчә, 2024 елда КФУда танылган казах шагыйре, философы һәм мәгърифәтчесе Абай Кунанбаев исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте үзәге ачылды. Ә БРИКС саммиты көннәрендә Казанда аның хөрмәтенә бюст ачтылар.

Республика Рәисе шулай ук Атырау өлкәсе вәкилләрен «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумына чакырды, ул 15-16 майда Казанда уза. Рөстәм Миңнеханов форум алар арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Шапкенов кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде, Татарстанда кунакларның үзләрен өйләрендәге кебек хис итүләрен билгеләп үтте.

«Бездә телләр, традицияләр һәм гореф-гадәтләр охшаш. Безнең мәдәниятләр бер-берсен тулыландыра», - диде ул.

Шапкенов шулай ук Татарстанның һәм Атырау өлкәсенең, бигрәк тә икътисад структурасында, уртак яклары күп булуын билгеләп үтте: ике төбәктә дә нефть сәнәгате үскән. Шулай ук, аның сүзләренчә, өлкә бизнесы «Камаз» заводы белән хезмәттәшлек итәргә тели.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«У меня очень много энергии»: Андреева вышла в финал турнира WTA 1000 в Дубае и стала первой ракеткой России






В РПЦ прокомментировали традицию размещения фотографий на надгробьях

Экс-мэра Самары Тархова и его жену не смогут похоронить по нескольким причинам

Награды президента стали для Прилепина значимым достижением

Эксперты назвали самые желанные дополнительные комнаты в квартире