Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Ханты-Манси автономияле округы - Юграда «Татар кызы – 2025» бәйгесе була

0

Ханты-Манси автономияле округы - Юграда «Татар кызы-2025» конкурсына кастинг була. Конкурс Ханты-Манси автономияле округында яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклауга юнәлдерелгән. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Ханты-Манси автономияле округы – Югра татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәсе» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Әгәр дә сез бу искиткеч конкурста катнашырга телисез икән, без сезне кастинг узарга чакырабыз. Без төрле номинацияләрдә үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә әзер булган талантлы һәм актив кызларны эзлибез», - диелгән хәбәрдә.

Гаризалар 2025 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурсның финалы апрельдә Сургут шәһәрендә уза.

«Татар кызы Ханты-Манси автономияле округы - Югра 2025» конкурсында катнашып, сәхнәдә үз сәләтегезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Гаризаларыгызны көтәбез! Конкурста җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсында Ханты-Манси автономияле округын тәкъдим итә ала, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева прошла в финал турнира WTA в Дубае, обыграв Елену Рыбакину






Один из адвокатов Diddy решил прекратить его представительство.

Студенты и школьники Москвы сделали подарки для участников СВО.

В правовом поле: в правительстве разработали законопроект о платформенной экономике

Эксперт предупредила об опасности подключения к Wi-Fi в общественных местах