Путин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгына полиция генерал-лейтенанты исемен бирде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдиновка полиция генерал-лейтенанты исемен бирде. Дәүләт башлыгы карары хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.
«Сатретдинов Дамир Рөстәм улына полиция генерал-лейтенанты исемен бирергә», – диелгән документта.
