Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Дәрдемәнд истәлегенә оештырылган «Туган телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

0

Кичә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге халыкара Туган тел көненә багышланган чара уздырды. Чарада «Туган телем» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды.

«Конкурс ике номинация буенча үткәрелде. Беренчесе – «Дәрдемәнд» шигырьләрен сөйләү, икенчесе – Дәрдемәнд турында язылган бер шигырьне яттан сөйләү. Конкурска 200гә якын видеоязма килде. 400дән артык кеше катнашты. Араларында Дәрдемәндкә багышлап шигырь язучылар да бар иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Башкортстан, Марий Эл, Чувашия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студент, китапханәче, укытучы, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләгән.

«Иң элек Дәрдемәндкә багышланган документаль фильм күрсәтелде. Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде. Халыкара конкурслар лауреаты, Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры урынбасары Гөлнара Хәйруллина, нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева конкурста катнашучыларны сәламләп туган тел турында шигырь сөйләде. Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хаматгалиева, ана буларак балаларын милли рухта тәрбияләүдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты», - диде ул.

«Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдиновлар үзенең энесе Азамат белән Дәрдемәнднең «Яз» шигырен яңгыратты. Казан шәһәренең 175 нче гимназиясеннән Мостафа Закиров «Каләмгә хитаб» шигырен сөйләде. Конкурста Дәрдемәнднең шигырен күп кенә укучылар, студентлар сайлап алган иде. Һәм бүгенге тантанада да Дәрдемәнднең әлеге шигыре ике тапкыр яңгырады», – ди Флюра Абдуллина.

Россия ислам институты студенты Эльза Минашаева белән «Чаллы педагогика көллияте»ннән Таңсылу Ганиева икесе бергә «Каләмгә хитаб» шигырен сәнгатьле итеп сөйләгән. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Элина Ибраһимова «Сабый» шигырен, Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган катнаш төрдәге 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Шәңгәрәева кызы Сәйдә белән «Бәллү» шигырен театральләштерелгән тамаша буларак күрсәткән.

Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбеннән Алинә Гарифҗанова һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп Дәрдемәнд шигырен сөйләгән. Казанның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятеннән Раян Шакиров «Шагыйрьнең дә шагыйре», Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Язилә Әһлиуллина Дәрдемәндгә багышлап язган үз шигырьләрен сөйләгән.

«Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән конкурска 13 бала катнашты. Чарага гимназия директоры урынбасары Лилия Әһлиуллина җитәкчелегендә зур делегация килде. Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Гөлнара Хәйруллина башлап җырлады», - диде Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

  • Конкурс Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының» Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды. ЮНЕСКО тикшеренүләренә караганда, дөньяда теләсә кайсы кешене аңлый ала торган ундүрт тел бар. Бу телләр арасында төрки телләрнең бердәнбер төркеме булган татар теле дә бар.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева станет первой ракеткой России после выхода в финал WTA






Бустмаркет открывает новые возможности для фрилансеров

Россиянам рассказали, как получать сразу три пенсии

Фасады домов в Петербурге в честь 23 Февраля украсят световыми проекциями

Какой инфраструктуры в квартире не хватает мужчинам – опрос