Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда илкүләм проект буенча 6 елда 1,1 млрд сумлык грант ярдәме күрсәтелгән

0

Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында 6 ел эчендә эш башлаучы 342 эшмәкәргә «Агростартап» дәүләт программасы буенча гомуми суммасы 1,1 миллиард сумлык грант ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Республикада илкүләм проект буенча 500дән артык эш урыны булдырылган. Мөгезле эре терлек саны 10 мең башка арткан, шул исәптән: сыерлар – 4 мең башка, атлар – 500 башка, кош-корт – 150 мең башка, сарыклар – 3 мең башка.

Авылда бизнес ачуга Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Нурлат кебек районнар 18дән 22гә кадәр грантлар откан, ә 1-2 грант кына – Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Актаныш районнарында.

Илкүләм проект ярдәмендә 82 кооператив гомуми суммасы 1 млрд сум тәшкил иткән субсидиягә ия булган, шул исәптән үткән ел 54 кооператив 254 миллион сум алган.

Республика хуҗалыклары 2019-2024 елларда субсидиягә 206 мең тонна сөт, 30 мең тонна ит, 542 мең баш кош-корт, 657 баш мөгезле эре терлек, 504 мең үсенте, эшкәртү өчен 66 берәмлек җиһазлар, 39 махсуслаштырылган автомобиль һәм 36 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

2025 елда кече форма хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 1 миллиард 350 миллион сум күләмендә ярдәм чаралары каралган. Бу – республика бюджетыннан бүленгән чараларны арттыру исәбенә, 2024 ел белән чагыштырганда, 170 миллион сумга күбрәк. Алар федераль үзәк катнашындагы – 6 һәм республика карамагындагы 9 юнәлешкә бүленәчәк. Республика беренче чиратта шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен ярдәм итүгә өстенлек бирә. Ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярты миллиард сумлык ярдәм тәкъдим итү – ил күләмендә башка күрелмәгән очрак.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды. Алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Быел Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу проектлар кысаларында башкарылачак чараларга 59 миллиард сум юнәлдереләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в финал теннисного турнира в Дохе






Мэрия Орла ищет подрядчика для уборки туалетов в парке Победы и сквере Семьи

«Генерал КГБ»: Лукашенко готов продать Беларусь Трампу

«Космонавтов готовят разносторонне»: Серова встретилась со школьниками в Мытищах

«Перелезал из своего окна в ее». Юра Борисов и Анна Шевчук рассказали о своей сложной истории любви