Русиядә психологларны контрольгә алу тәкъдим ителә. Психологик сер саклау юкка чыгачакмы?
Русиядә психологлар эшчәнлеген көйләү максатыннан яңа федераль канун әзерләнә. Аны Думаның гаиләне яклау комитеты рәисе, КПРФ депутаты Нина Останина тәкъдим иткән. Канун өлгесе әле парламентка кермәгән, әмма комитет утырышында тикшерелгән.
Психологлар җәмгыятендә иң зур борчу тудырган урын — мөрәҗәгать итүче серенең юкка чыгуы. Канун өлгесенә ярашлы, психологлар үз пациентлары турында мәгълүматны, тиешле таләп булу очрагында, полициягә, мәхкәмәгә һәм тикшерү оешмаларына тапшырырга мәҗбүр ителәчәк.
Әлеге өлкәдә эшләүчеләр фикеренчә, бу канунның кабул ителүе психологик ярдәмгә мохтаҗ булганнар өчен куркыныч тудыра.
— Бу — һөнәри этиканы тупас бозу. Әгәр клиентлар безгә ышанмаса, алар психологка мөрәҗәгать итмәячәк тә. Конфиденциальлек югалса, психологик ярдәмнең асылы юкка чыга — дип сөйләде Север.Реалии басмасына Мария исемле табибә (иминлек сәбәпле аның тулы исеме аталмый — Азатлык).
Белгечләр шулай ук канун өлгесендәге билгесезлекләргә игътибар итә: психологлар мөрәҗәгать итүче турында нинди мәгълүматны тапшырырга тиеш? Мәсәлән, ул сессиягә ничә тапкыр килгәнме, яисә аның шәхси тормышы турында да сөйләргә туры киләчәкме?
— Әгәр болай булса, мин полиция хезмәткәрен эш кабинетымда янәшәмә утыртырга тиеш буламдыр, — ди Олег исемле психолог.
"Бу канун психологик ярдәмне юкка чыгарырга мөмкин"
Азатлык Радиосы сөйләшкән психолог та бу борчулар белән ризалаша. Ул хәзер Германиядә яши, тик Русиядә яшәүчеләр белән онлайн эшләүне дәвам итә. Иминлек максатыннан без аның исемен атамыйбыз.
Русиядә әзерләнә торган яңа канун өлгесе психологик ярдәм күрсәтүнең төп принципларын — серне һәм ышанычны — юкка чыгара ала, ди саный ул. Европа практикасында серне бозу очракларының төгәл билгеләнгәнен һәм алар бары тик реаль куркыныч булган вакытта гына кулланыла.
— Европа илләрендә, әйтик, Германиядә, психолог полициягә яки башка органнарга бары тик клиентның тормышына яки башка кешеләргә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр кеше үз-үзенә зыян салырга ниятләве турында сөйли, йә булмаса, террорчылык гамәлен башкарырга җыенуы турында әйтә икән, бу турыда хәбәр итү мәҗбүри. Шулай ук балаларга карата көч куллану билгеләре булса, бу очракта социаль хезмәтләргә мөрәҗәгать итү кирәк. Әмма клиентның шәхси тормышы, фикерләре, проблемнары турында психолог хәбәр итәргә тиеш түгел, бу – сер, — дип аңлата ул.
Белгеч фикеренчә, яңа канун өлгесендәге төгәл таләпләр ачык булмаганга, психологтан теләсә нинди мәгълүмат сорарга мөмкиннәр. Бу исә бөтен терапия процессын җимерә ала.
— Психологка килгән кеше шәхси һәм тирән темаларны күтәрә. Ул мондый сөйләшүне туганнары, танышлары белән алып бара алмый. Әгәр кеше аның әйткәннәре теләсә кайсы вакытта полициягә барып җитәргә мөмкинлеген белсә, ул үз фикерләрен тулысынча ачып сала алмаячак. Бу терапиянең нәтиҗәлелеген югалтуга китерә ала, — ди психолог.
"Клиентлар да, психологлар да зыян күрәчәк"
Белгеч сүзләренчә, канун өлгесе клиентларга гына түгел, психологлар өчен дә авырлык тудырачак.
— Моңа кадәр мин клиентны психологик ярдәм күрсәтү кагыйдәләренә нигезләнеп кабул итә идем. Хәзер аларны юридик яктан бәяләргә тиеш буламмы? Кешеләрне куркыныч тудырмый торган темалар буенча гына кабул итәргә мәҗбүр буламмы? Мәсәлән, мин ЛГБТ вәкилен кабул итсәм, бу миңа канун ягыннан нинди дә булса тискәре нәтиҗәләр китерәчәкме? Әгәр мине полиция тикшерә башласа? Психологик ярдәм күрсәтүдән бигрәк, бу юридик куркынычлардан саклануга әйләнергә мөмкин.
Психология өлкәсендә эшләүче белгечләр, укытучылар, тренерлар кайбер темаларны, әйтик, җенси тәрбиягә кагылышлыны, бөтенләй күтәрә алмаячак. Бу темаларны аңлату пропаганда дип саналмасмы? Әгәр болай булса, психологлар, укытучылар үз эшләрен башкарудан курка башлаячаклар. Шуңа күрә, бу канун гамәлгә керсә, белгечләрнең күпчелеге клиентлар белән эшләүдән баш тартырга мөмкин, — дип борчыла ул.
Кешеләр сөйләгән мәгълүматның сер итеп сакланмаячагын белгән очракта, алар терапиягә килергә куркачаклар.
— Кешеләр, бигрәк тә ашыгыч психологик ярдәмгә мохтаҗлар, терапия барышында тулысынча ачык булырга тиеш. Әгәр алар кайбер мөһим нәрсәләрне турында сөйләргә курыкса, бу ярдәм күрсәтүне кыенлаштырачак. Мәсәлән, клиент наркологик препаратлар куллануын яшерсә яки агрессив уйлар турында сөйләмәскә тырышса, терапевт аңа тиешле ярдәм күрсәтә алмаячак. Бу исә, озак вакытлы перспективада, үзе үк авыр нәтиҗәләргә китерә ала, — дип кисәтә ул.
"Канун психологлар әзерләүне яхшыртырга тиеш, ә мәгълүмат туплау коралы булырга тиеш түгел"
Канун гамәлгә кергән очракта, белгеч фикеренчә, психологлар үз эшчәнлеген яңадан карап чыгарга мәҗбүр булачак.
— Әгәр мин Русиядә эшләсәм, беренче чиратта, канунның хокукый кысаларын өйрәнер идем. Клиентларны кабул иткәнче, алар белән эшләү минем өчен иминме-юкмы икәнлеген уйларга туры киләчәк. Бу очракта белгеч кайбер клиентлардан баш тартырга мәҗбүр булырга мөмкин, чөнки алар белән эш канун тарафыннан контрольдә була ала. Нәтиҗә буларак, кайбер яхшы белгечләр бу һөнәрдән китәргә мөмкин.
Клиент психологка яшерен темаларны күтәрер өчен килә. Әгәр ул бу темалар турында сөйләшергә курка икән, терапиянең нинди мәгънәсе кала? Бу очракта кешеләр ярдәм эзләүдән баш тартачак, һәм проблемалар аларның эчендә калачак, — ди психолог.
Азатлык Радиосы белән сөйләшкән белгеч, гомумән алганда, психологлар эшчәнлеген көйләү кирәклеген таный, әмма бу бары тик һөнәри стандартларны үстерүгә юнәлтелергә тиеш, ди ул.
— Психолог эшчәнлеген контроль итү кирәк. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең квалификациясен тикшерү кирәк, чөнки профессионал булмаган белгечләр чыннан да зыян китерергә мөмкин. Әмма бу канунның максаты — клиентларны яклау түгел, ә алар турында мәгълүмат туплау булса, бу инде бөтенләй башка мәсьәлә. Шуңа күрә, ачык билгеләнгән критерийлар кирәк: психологлар нәрсәне тапшырырга тиеш, ә нәрсә сер булып калырга тиеш, — дип сөйләде ул Азатлыкка.
Канун өлгесендә тагын нинди үзгәрешләр бар?
Яңа тәкъдимнәргә караганда, психологлар үз эшләрендә "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр"не исәпкә алырга тиеш булачак. Әмма бу төшенчәнең нәрсә аңлатканы документта төгәл язылмаган.
Документта шулай ук шәхси практика белән шөгыльләнү өчен психологның өч еллык тәҗрибәсе булырга тиеш дип язылган. Кайберәүләр фикеренчә, бу яшь белгечләрнең үсешен тоткарларга мөмкин.
— Стаж еллар белән түгел, ә практика сәгатьләре белән үлчәнә. Мин өч ел эшли алам, ләкин бары 20 сәгать практика тупласам, бу миңа нинди файда бирә? — дип сорый клиник психолог Анастасия.
Канун өлгесе шулай ук психологик ярдәм күрсәтү өчен югары профильле белем алуны мәҗбүри итә. Бу норма да, белгечләр фикеренчә, тәҗрибәле, әмма югары белем дипломы булмаган психологларны эшсез калдырачак.
Балаларга психологка мөрәҗәгать итү кыенлашырга мөмкин
Документта 18 яшькә кадәрге балаларга психологка ата-ананың рөхсәтеннән башка мөрәҗәгать итү тыела. Әмма бу чикләү инде гамәлдә бар – 14 яшькә кадәр балага ата-ана рөхсәте кирәк.
Бу мәсьәләдә хәтта Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы да каршы чыга. Министрлык вәкилләре фикеренчә, 15 яшьтән балаларга психологик ярдәм алырга мөмкинлек бирелергә тиеш, чөнки алар бу яшьтә медицина хезмәтләрен мөстәкыйль рәвештә ала ала.
Күп кенә балалар психологик ярдәм ала алмаячак, ди Without Prejudice дип аталган психологик ярдәм күрсәтү хезмәтенә нигез салучы Полина Грундмане.
— Минем тәҗрибәгә күрә, ата-аналар еш кына балаларының психик халәтен җитди кабул итми. Әгәр балада суицидаль уйлар бар икән, ата-аналар моны күрмичә калырга мөмкин. Бу — ярдәм алу юлында тагын бер зур киртә, һәм еш кына ул соңгы мөмкинлек булып тора.
Әгәр баланың ата-аналары Z-патриот булса, укытучылар аны сафка тезсә, ә хәзер инде психологлар да "әхлак" турында сөйли башласа, аңа кая барырга? Тәрәзәдән сикерергәме? — дигән сорауны куя Грундмане.
"Можем объяснить" басмасы канун өлгесен тәкъдим иткән Останина турында кызыклы факт китерә. 2012 елда аның улы бизнес-партнерын үтергән, моның өчен 12,5 елга колониягә утырган. "Останина әхлакый тәрбия турында яхшы белә", дип яза басма.
Психологик ярдәмгә ихтыяҗ арта
Соңгы елларда русияләрнең психологик ярдәмгә ихтыяҗы арта. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тикшеренүләренә караганда, 2024 елда бу күрсәткеч 2022 ел белән чагыштырганда 1,3 тапкырга арткан.
— Соңгы елларда минем клиентларым саны күпкә артты. Кешеләр проблемнарын дәшми калмый, аларны хәл итәргә омтыла. Әмма мондый кануннар психологик ярдәмне үтерергә мөмкин, — дип сөйләде Север.Реалии басмасына Наталья исемле психолог.
Канун өлгесе турында фикер алышу дәвам итә. Әгәр ул кабул ителсә, 2026 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк, шәхси практикага кагылышлы нормалар 2030 елдан эшли башлаячак.
Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!