Хезмәт министрлыгы балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстанда аз керемле гаиләләргә бала туганда комплектлар бүләк ителә, балалар бакчасына түләгән өчен 100 процент компенсация кайтарыла, балаларга дарулар сатып алу өчен түләүләр бирелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
«Кагыйдә буларак, яшь, студентлар гаиләләрендә керемнәр зур түгел. Бала тугач, беренче елларда чыгымнарның төп өлеше булып дарулар сатып алу тора», - диде ул.
Керемнәре яшәү минимумыннан (2025 елда 15 073 сум) түбән булган аз керемле гаиләләр өч яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен 10 мең сум түләү ала. Моннан тыш, мондый гаиләләргә бала табу йортыннан чыкканда, балалар өчен кирәк-яраклар комплекты бүләк ителә.
«Комплектта сабыйга беренче елда кирәк була торган бөтен әйбер бар – гигиена чараларыннан алып республикада җитештерелгән киемнәргә кадәр. Һәм, әлбәттә, аз керемле күп балалы гаиләләр өчен җитди ярдәм чарасы каралган – балалар бакчасына түләү өчен 100 процент компенсация», - дип билгеләде Зарипова.
Моннан тыш, татарстанлылар, керем дәрәҗәсенә карамастан, беренче бала өчен балалар бакчасына түләүгә 20 процент компенсация ала. Бакчага ике бала йөргән очракта, беренче балага 20 процент, икенчесенә 50 процент компенсация түләнә. Өч бала йөргән очракта исә өченче балага компенсация 70 процентка кадәр арта (беренче ике балага үзгәрешсез кала).