Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Биектау районында махсус операция хәрбие истәлегенә мемориаль такта ачтылар

0

Татарстанның Биектау районында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Рамил Әхмәтҗанов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тактаны хәрби хезмәткәр укыган 2нче номерлы Биектау мәктәбе диварына урнаштырдылар. Биредә хәрбине искә алу өчен аның дуслары, туганнары һәм сыйныфташлары җыелды.

Тантаналы митинг гимннар башкарудан башланды. Аннары Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов чыгыш ясады.

«Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, бу мәктәпнең фасадында әлеге истәлек такталары мәңге эленеп торачак. Һәрбер педагог, һәрбер укучы, һәрбер үтеп баручы Рамил Әхмәтҗановның исемен беләчәк», – диде ул.

Тыныч вакытта Рамил Әхмәтҗанов төрле эшләр башкаручы булып эшләгән. Хезмәттәшләре аны хөрмәт иткән. 2022 елда Рамил үз теләге белән махсус операция зонасына киткән, штурм отрядына эләккән. 2023 елның ноябрендә аны хәбәрсез югалган дип игълан итәләр, эзләүләр майга кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә Рамилне туган авылы Биектауда җирлиләр.

Якыннары, Рамилне искә алганда, әле дә күз яшьләрен тыя алмый. «Ул шат күңелле иде. Иң яхшы абый. Без һәрвакыт ачык итеп сөйләшә, серләшә идек. Әмма киткәндә безгә берни дә әйтмәде. Юлга чыгар алдыннан гына контракт төзегәнен хәбәр итте. Алдан белгән булсак, мөгаен, җибәрмәс идек», - дип сөйләде хәрбинең сеңлесе Алия Зиннәтуллина.

Аның сүзләренә караганда, Рамил кайтачагына ышанган. «Мине көтегез, мин герой булып кайтачакмын», - дигән булган. Шулай булды да – ул якташларының хәтерендә мәңгегә калачак.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Галия Илдарова катнашында әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина получила новую угрозу в чемпионской гонке WTA






Один за все // Бывшего депутата горсовета Уфы привлекли к субсидиарной ответственности

Рост мобильного трафика зафиксировали на «студенческих» станциях метро

Более 30 конечных станций наземного транспорта обслуживают электробусы

В границах Петербурга строительство ВСМ начнется в 2025 году