Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хөкүмәт гаилә ипотекасын 18 яшькә кадәр бер баласы булган галиләргә бирү мәсьәләсен карый

0

Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы программасын киңәйтү турында фикер алыша, нәтиҗәдә аннан 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр дә файдалана алачак. РФ вице-премьеры Александр Новак 28 февральдә үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлегендә шулай диелә. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Документ нигезендә, Финанс, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары «Дом.РФ» ташламалы дәүләт программаларының төп операторы белән бергә 25 мартка кадәр гаилә ипотекасын бу рәвешле киңәйтүне «өстәмә рәвештә җентекләп өйрәнергә», «әлеге чараны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен» анализларга һәм Хөкүмәт өчен конкрет тәкъдимнәр формалаштырырга тиеш.

Новакның рәсми вәкиле раслаганча, мондый йөкләмә чыннан да бирелгән. Хөкүмәттәге чыганак билгеләп үткәнчә, бер балалы гаиләләр өчен ипотека буенча ташламаларны яңарту – «фикер алышына торган вариантларның берсе».

Финанс министрлыгы вәкиле, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ведомство «аерым категория гражданнарга гаилә ипотекасын икенчел торактан бирү» мәсьәләсен өйрәнә дип белдерде. Министрлыкта биредә 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр күздә тотыламы-икәнен икәнен әйтмәделәр.

Элегрәк дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәтенә торак төзелеше җитәрлек күләмдә булмаган торак пунктларда икенчел күчемсез милеккә гаилә ипотекасын 6 проценттан артып китмәгән ставка белән бирергә кушкан иде.

Хәзерге вакытта «Гаилә ипотекасы» программасы кысаларында 6 процентка кадәр ставка буенча ташламалы кредитны халкы 50 меңгә тулмаган кечкенә шәһәрләрдә яки төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә яшәүче алты яшькә кадәрге һичьюгы бер бала тәрбияләүче гаиләләр, кимендә ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр рәсмиләштерә ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева покинула топ-10 рейтинга WTA, оставшись первой ракеткой России






Минобороны предъявило иск разработчику систем ПВО «Алмаз»

Специалист Тырин посоветовал учесть все нюансы при сдаче жилья в аренду

Перила из нержавейки с доставкой и установкой

Депутат Госдумы отчитался перед жителями Бронниц об итогах работы за 2024 год