Шойгу Казанда авиазаводта самолетлар җитештерүне модернизацияләү турында фикер алышты
Россия Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу Казанда С.П.Горбунов исемендәге авиазаводта булды. Ул предприятиедә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле киңәшмә уздырды. Бу хакта ТАСС яза.
Республика җитәкчесеннән тыш, киңәшмәдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Саклану министрлыгы вәкилләре катнашты.
Алар очрашуда самолетлар җитештерүне модернизацияләү турында фикер алышты, дип билгеләп үтелә.