Татарстанда 7 март кыскартылган эш көне була
Иртәгә Татарстан халкының кыскартылган эш көне була. Бу агымдагы елга республиканың җитештерү календареннән күренә.
Шимбә, 8 март, ял көне булып санала. Димәк, алдагы эш көне кыскартыла. Җомга, 7 мартта, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Шул ук вакытта Татарстан халкының озын ял көннәре булмаячак, чөнки өстәмә ял көне 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне уңаеннан ял итүне озайту өчен 13 июньгә күчерелде.