Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары шифаханәгә юллама алды
Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары хөрмәтенә чара узды. Алар өчен «Жемчужина» шифаханәсендә концерт, чәй табыны һәм шифаханә-курортка юллама тапшыру тантанасы оештырганнар.
Ветераннарга дәвалануга һәм тернәкләнүгә ун көнлек юллама тапшырылды.
«Аларның һәркайсы, сәламәтлек торышыннан чыгып, процедураларның тулы комплексын алачак. Алар биредә яши һәм барлык кирәкле дәвалау чараларын уза. Бу программа кирәк кадәр дәвам итәчәк», - дип аңлатты «Жемчужина» шифаханәсе директоры Елена Шуралёва.
ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева теләктәшлек белдерде. «Физик сәламәтлекне саклау, тернәкләндерү чорын узу һәм психологик халәтне торгызу бик мөһим», - дип белдерде ул.
«Җәрәхәтләр бар, ләкин психологик яралар да бар. Безгә аларны тернәкләндерү мөһим. Хәрбиләргә бу кирәк икән, без ярдәмне дәвам итәчәкбез», - дип ышандырды мэр ярдәмчесе Илья Зуев.
Дәваланудан тыш, Чаллыда ветераннарның көнкүреш мәсьәләләре дә хәл ителә. Мэр ярдәмчесе Илья Зуев сүзләренчә, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, дип яза «Татар-информ».
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнүче һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 кеше - Россия Герое, шуларның 7се – үлгәннән соң бүләкләнде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәргә Батырлык ордены тапшырылды», - дип ачыклык кертте ул.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.