Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Russia Halal Expo 2025 - икътисади, фәнни-технологик хезмәттәшлек күргәзмәсе уза

0

14-16 май көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Russia Halal Expo 2025 – Россиядәге халыкара зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында үтә. Ул анда катнашучыларга үз продукциясен тәкъдим итеп кенә калмыйча, эшкуарлар, төрле илләрдән инвесторлар һәм хакимият органнары вәкилләре белән эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә хәләл – халыкара сыйфат стандарты. Россия хәләл продукция экспортын актив үстерә, һәм безнең күргәзмә эшмәкәрләргә яңа базарларга чыгу һәм ышанычлы партнерлар эзләү мөмкинлеген бирә. Анда 80 нән артык илнең катнашуы бу вакыйганы үз мөмкинлекләре кысаларында уникаль дип санарга мөмкинлек бирә», – диде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы, KazanForumның федераль оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина.

Күргәзмә 8 төп юнәлешне үз эченә алачак: инвестиция һәм инфраструктура проектлары, технологик альянслар – ислам икътисады өлкәсендә үзара файдалы проектлар; B2B-мәйданчыгы – зур, кече һәм урта бизнес продуктларын тәкъдим итү; халыкара стендлар – төрле илләрдән килгән компанияләрнең катнашуы; Россия регионнары – төбәк җитештерүчеләренең көчен күрсәтү; партнерлар һәм иганәчеләр – хәләл-индустрия базарының әйдәп баручы уенчылары; ислам финанслары – бизнесны шәригать принципларына туры китереп финанслау инструментлары; машина төзелеше – җитештерүчеләрдән җиһазлар.

Билгеле булганча, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы Казанда 13-18 май көннәрендә уза. Анда ислам икътисады үсешенең төп мәсьәләләре һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Теннисистка Соболенко назвала любимый способ расслабиться






Жители Коломны могут проголосовать за установку камер во дворах или подъездах

«Умнее всех» теперь и на радио

Захарова: «Без освобождения Красной армией не было бы и Молдавии»

Роботы-падальщики, сбор вторсырья в Москве и штрафы за крупногабаритный мусор