Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кукмара районы башлыгы яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды

0

Кукмарада «Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы эшләп килә. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды һәм аларга үзләре теләгән, яхшы йорт сатып алып, анда куанып яшәүләрен теләде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Сертификат тапшыру тантанасына Кукмарадан Регина белән Рафис Мөхәррәмовлар һәм Алена Ореховалар балалары белән килгән иде. Ике гаилә дә өчәр бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта алар күпфатирлы йортларда яшиләр, ә киләчәктә йорт сатып алырга планлаштыралар.

Ике гаилә дә әлеге программа турында социаль челтәрләрдән күреп белгән һәм анда катнашып, үз бәхетләрен сынап карарга булган.

«2024 елның март аенда ике көндә тиешле документларны җыеп тапшырдык. Аның бер авырлыгы да булмады, кулда әзер справкалар да бар иде. Менә бер елдан торак шартларын яхшырту өчен сертификатка ия булганыбызны белдек. Бу безнең гаилә өчен бик зур ярдәм», - диде Алена Орехова.

Мөхәррәмовлар гаиләсе дә үзләренең сөенечләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта алар ике бүлмәле фатирда гомер итә. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр, иң олысы Азалияга ун яшь, ул өченче мәктәптә белем ала, уртанчысы Сафира «Кояшкай» балалар бакчасына йөри, аңа өч яшь, ә төпчекләре Аишага биш ай. Хәзерге вакытта Алена аның белән декрет ялында. Аңа кадәр ул металл савыт-сабалар заводында хезмәт куйган, ә ире Рафис йөртүче булып эшли, ерак юлларга йөри икән.

«Без ирем белән икебез дә авыл җирендә туып-үстек. Башта Казанда яшәп карадык, аннары Кукмарага кайтырга булдык. Биредә бала үстерү, тормыш итү өчен бик уңайлы, барлык кирәкле урыннар да кул сузымында гына урнашкан. Әлеге программа турында белгәннән соң, анда катнашып карарга булдык. Документларны җыюның бер авырлыгы да юк, бик тиз. Шуңа күрә районның башка яшь гаиләләренә дә әлеге программада үзләрен сынап карарга тәкъдим итәр идем. Бәлки аларга да бәхет елмаер, - диде Регина Мөхәррәмова.

Фото: © https://kukmor-rt.ru/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев: Это самый медленный корт из всех, на которых я играл в своей жизни






Запрещаю себе долги: как заблокировать выдачу кредитов и защищаться от мошенников

Осадки и значительное похолодание ждут Москву на следующей неделе

Леус: в Москве установлен новый температурный рекорд 2025 года

Корональная дыра: магнитные бури обрушатся на Землю в ближайшие сутки