Балтач районы башлыгы махсус операциядә катнашучыларның якыннары өчен ифтар үткәрде
Бүген район үзәк мәчетендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, аларның якыннарын җыеп, ифтар ашы үткәрә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Ифтар мәҗлесендә мөхтәрәм Җәлил хәзрәт белән башкалабыз кунаклары, якташларыбыз да катнаша. Изге ниятле җитәкчеләребезнең кылган гамәлләрен Аллаһы Тәгаләбез кабуллардан кылсын», - диелгән хәбәрдә.