Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә үзенчәлекле ифтар булды

0

Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә хатын-кызлар өчен үзенчәлекле ифтар мәҗлесе оештырылды. Кызыклы программалы ифтар ашлары уздыру елдан-ел популярлаша бара. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Алабугада үзенчәлекле ифтар мәҗлесләре беренче ел гына уздырылмый. Ел да монда 70кә якын кеше катнаша. Һәм ел саен кичәнең программасы югары дәрәҗәдә, кызыклы форматта оештырыла. Чараны уздыручылар бүгенге көндә актуаль булган, исламга кагылышлы сорауларны ифтар ашына җыелган кунаклар игътибарына вәгазь формасында тәкъдим итә. Әлеге ифтар хатын-кызлар өчен оештырылды һәм «Исламга карата замана сынаулары» темасы астында узды.

«Ифтарның темасы бүгенге проблемалар белән бәйле. Технологияләр заманында яшибез, шул технологияләр аша бик күп зыян килә: гаиләләргә, гомумән, җәмгыятькә. Күп кеше профессионал булмаган психологларга, блогерларга ышанып, алар артыннан кабатларга тырыша. Интернетта бөтен әйбер шаяруга, нәрсәдәндер көлүгә генә юнәлтелгән. Шуңа күрә без кешеләрне кисәтергә булдык. Бөтен караган, укыган, тыңлаган әйберләрне без дин күзлегеннән анализларга тиешбез. Үзебездән «бу безнең дингә каршы килмиме?» дип сорарга тиешбез, — дип уртаклашты кунакларга эчтәлекле вәгазьне тәкъдим иткән Альбина Сабирова.

Залга кергәндә оештыручылар кечкенә генә ярминкә әзерләгән, анда һәрбер теләгән кеше кулдан ясалган бизәнү әйберләре, сумкалар, тәм-томнар сатып ала алды. Тезелеп киткән өстәлләрдә ифтарга әзерләп куелган тәм-томнар, җиләк-җимешләр үз сәгатьләрен көтеп тора.

Мәҗлесне алып баручы Рамилә Шәфикова башлап җибәрде. Кунакларны сәламләп, ул кичәнең тәртибе белән таныштырды. Ә соңрак кызыклы викторина уздырылды. Килгән кунаклар үзләрен ислам тарихын белүдә сынап карады.

Җыелган кунакларны Чаллы шәһәреннән чакырылган махсус кунак ком тамашасы белән гаҗәпләндерде. Тамашачылар күз алдында ком, яктылык һәм музыка ярдәмендә искиткеч сюжетлар туды. «Комлы фильм«ның темасы итеп заманча дөньяның ясалма ялтыравыклары, кешеләрне уйланылмаган, ә кайчак бик начар гамәлләргә этәрүче шайтан образы сайланган иде.Ислам тарихында күренекле хатын-кызлар




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не прошел в третий раунд турнира серии "Мастерс" в Индиан-Уэллсе






Деповчан СЛД Узловая компании "ЛокоТех-Сервис" наградили за вклад в безопасность

Уровень безработицы в Калужской области – один из самых низких в стране

У основателя пирамиды «МММ» Мавроди не нашлось наследников

Роста нет, но не грустите: Наталья Зубаревич о томской экономике