Апаста «Җиңү салюты» районкүләм фестивале дәвам итә
Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында башланып киткән фестиваль Шәмбалыкчы авыл җирлегендә узды. «Җиңү Салюты» фестивален Ябалак мәдәният йортында Шәмбалыкчы һәм Югары Ындырчы авыл җирлекләре дәвам итте. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Мәдәният йорты фойесында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр, фотозона урын алган иде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым почмак булдырылган. Кул эшләре дә тәкъдим ителде.
Һәр авыл җирлеге сәхнәдә сугыш чоры авырлыкларын сурәтләде. Иң кыен чакларда да халыкның күңелләрен төшермичә, өмет белән, җыр-моңнан көч алып яшәүләрен чагылдырдылар. Һәр җирлек үзенчә тырышкан, сәхнәгә олысын-кечесен җәлеп иткән.
Фестивальдә барлык авыл җирлекләре дә катнаша. Гала концерты 9 майда була.