Казанда таксист автобус тукталышына килеп кергән мизгелнең видеосы чыкты
Арендага алынган «Москвич» автомобиле Казанның Вишневский урамындагы автобус тукталышына килеп кергән мизгелнең видеосы чыкты.
«Татар-информ» хәбәрчесе сөйләгәнчә, машина йөртүче, пассажирларны төшерү өчен туктаган автобусны урап узарга тырышып, автобустан чыккан җәяүлеләрне бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, аларның хәле уртача, ике кешегә госпитализация кирәк булмаган. Сигез кешене – 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә, бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.