Вишневский урамында авариядән соң, биш кеше хастаханәдә дәвалана
Казанның Вишневский урамындагы җитди юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәдә 5 кеше кала. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның 7нче клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Искәртик, бүген 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Вишневский урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән 8 кешене китерделәр.
«Өч зыян күрүчене тикшергәннән һәм кирәкле ярдәм күрсәткәннән соң амбулатор дәвалануга җибәрделәр, бишесен хастаханәгә озаттылар», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Барлык пациентларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип өстәделәр хастаханәдә.