Махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Чебневның улы Татарстан Рәисе белән очраша
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Сергей Чебневның улын әңгәмәгә чакырды. Батальон командирының хатыны Ольга Чебнева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Улымны Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәгә чакырганнар иде инде, ләкин ул парадта катнаша һәм 9 майга кадәр вакыты булмаячак», – диде Геройның хатыны.
22 яшьлек Игорь Чебнев, әтисе кебек үк, Казан танк училищесын тәмамлаган. Хәзер ул Калининград өлкәсендә, кайчандыр Сергей Чебнев хезмәт иткән шул ук гаскәри частьтә хәрби бурычын үти.
Ул шулай ук фронтка һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә Татарстанның казанышларын билгеләп үтте.
«Шушы көннәрдә миңа Татарстан Танкистлар берлегеннән шалтыраттылар, миңа калса, республикада махсус хәрби операциягә бәйле эш башка ерак төбәкләргә караганда яхшырак бара. Танк училищесында иремнең портретын, Россия Герое исемен алган чыгарылыш укучысы буларак, шунда ук элеп куйдылар», – дип сөйләде ул.
Искәртеп үтәбез, Сергей Чебневка Курск өлкәсенең Суджа шәһәре янында күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Россия Президенты Владимир Путин 6 март көнне батальон командирының тол хатынына «Алтын йолдыз» тапшырды.
Герой Татарстанның Балык Бистәсе районында туа, балачагы Чаллыда үтә. Шунда ук мәктәпне тәмамлый, Казан танк училищесына укырга керә, аннары Калининград өлкәсендә хезмәт итә, хәзер хатыны һәм өч баласы шунда яши. Чебнев лаеклы ялга махсус хәрби операция башланганчы чыга, ә 2022 елның көзендә, мобилизациягә эләгеп, алгы сызыкка китә. Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы уңышлары өчен «Суворов» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.