Чирмешәндә озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр
Чирмешәндә озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр. Юбилярларны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да та килгән иде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
«Сез иң бәхетле кешеләр, минемчә. Чөнки озак еллар парлы гомер итү бик зур байлык һәм шатлык ул. Сез барыбыз өчен дә тормыш үрнәге. Башкаларга да шундый гомер юлын үтәргә насыйп булсын, сезгә нык сәламәтлек телим» - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Тантана кунакларын район Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова һәм «Орион» яшьләр үзәге директоры Диләфруз Мәгъсумова да тәбрикләде. Алып баручы Альмир Жораев һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды.
Әккәрәй авылында яшәүче Нина һәм Никифор Наратовлар нәкъ 60 ел элек 8 март көнне кавышканнар. Икесе дә гомер буе колхозда эшләгән, алты бала үстергәннәр. Әлеге матур, тырыш гаилә балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши.
Шул ук авылдан Сипатров гаиләсе дә быел 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләгәннәр. Алексей Федорович лаеклы ялга чыкканчы колхозда терлекче булып эшләгән. Таисия Дмитриевна озак еллар Әккәрәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Аларны өч кызы да әниләре эзеннән киткәннәр, мәгариф учреждениеләрендә эшлиләр, улларының өчесе дә туган авылларында калып, бүген «Әккәрәй» җәмгыятендә хезмәт куялар.
«Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итәргә, яратырга һәм бер-береңә юл бирә белергә кирәк. Һәм яшьләргә шуны әйтер идем – бала табарга курыкмагыз», - дип тигезлектә яшәүләренең сере белән уртаклашты Таисия Дмитриевна.
Бәйрәм кунаклары – Николай һәм Елизавета Турлуковлар да Әккәрәйдән килгәннәр. Алар 50 ел элек гаилә корганнар. Икесе дә колхозда эшләп, лаелы ялга чыккан. Биш балалары тормышта үз урыннарын тапкан, әти-әниләрен сөендереп яшиләр.
Быел Чирмешәннән алтын юбилейлары үткән Георгий һәм Людмила Тудияровлар да кунаклар арасында. Шунысы кызык, алар икесе дә бер елны, бер көнне – 1953 елның 7 ноябрендә дөньяга килгәннәр. 1975 елны кавышканнар һәм бүген дә бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның бер-берсен яратуы, хөрмәт итүе балалары, оныклары өчен үрнәк.