Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла

0

Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла. Проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Аркадаш» проекты ике төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак.

Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башланачак. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли. Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк.

Икенче лаборатория төбәкнең рухи мәдәниятен өйрәнә, җирле мифларга һәм символларга мөрәҗәгать итә, ягъни кеше күңелендә чагылыш тапкан тарихи материал белән эшли. Бу лабораториядә «Әлиф» иҗат төркеме вәкилләре катнаша. Максат — үткән белән бүгенгене тоташтыра торган сәнгать әсәрләре иҗат итү. Бу әсәрләр 2025 елның көзендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылачак.

«Аркадаш» проекты театраль тәҗрибәләр аша аерым төбәкләргә, аларның мәдәни үзенчәлекләренә игътибар биреп, Татастанның мәдәни тормышын баетуны күз уңында тота. Проектны «Татнефть» хәйрия фонды алып бара. Эшне «Әлиф» иҗат төркеме оештыра, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Индиан-Уэллсе






В России начались продажи автомобилей корейской марки KGM

Бывший SsangYong вернулся в Россию с новыми моделями

"Спартак" обыграл "Акрон" со счетом 3:2 в 1/4 финала Пути регионов Кубка России

В Подмосковье из-за ранней весны проснулись клещи