«Татар-информ»да «Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш» темасына очрашу була
13 мартта, 14:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш» темасына дискуссион матбугат очрашуы булачак
Чарада әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, язучы Камил Кәримов, журналист Рузилә Мөхәммәтова, яшь язучы, Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, дин белгече, яшь язучы Айдар Шәйхин, язучы Равилә Шәйдуллина катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.