Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

КФУда татар әдәбиятының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышканнар

0

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә «Татар әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган темага түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә татар әдәбияты кафедрасы укытучы-галимнәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Илгиз Халиков һәм институтның әдәбият белеме мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешендә эшләүче гыйльми хезмәткәрләр катнашты.

Әлеге очрашу кунакларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм аның милли кадрлар әзерләүдәге материаль-техник базасы белән таныштырудан башланган. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге фәнни очрашуның төп максатын, бурычларын билгеләгән. Төп мәсьәлә буларак, югары уку йорты һәм фәнни оешманың әдәбият гыйльмиятен үстерү юнәлешендәге перспектив юнәлешләр, бәйләнешләр, уртак проектлар булдыру хакында сөйләшү көтелүен билгеләгән.

«Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина татар әдәбияты кафедрасының фәнни юнәлеше, бүгенге көндә башкарган эшләре, уртак проектлар эшләү мөмкинлекләре турында чыгыш ясады», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Илгиз Халиков чыгышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, әдәбият кафедрасы галимнәре белән бергә тормышка ашырырга мөмкин булган мәсьәләләр, тәкъдимнәр яңгыраган.

«Аеруча яшь белгечләр үстерү мәсьәләсе, аспирантлар әзерләү, уртак башкарылган фәнни хезмәтләр, фәнни журналларыбызның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалану, диссертация советлары эшләрен оештыруда ярдәмләшү, китаплар нәшер итү кебек шактый киң мәсәләләргә тукталды. Хезмәттәшлек итүнең «Юл картасын» эшләү тәкъдиме кертелде», - диелә хәбәрдә.

Эшлекле сөйләшү барышында фикер алышуда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессорлары Хатыйп Миннегулов, Фоат Галимуллин, доцент Миләүшә Хәбетдиновалар катнашкан. Фоат Галимуллин ике оешма галимнәре белән берлектә фәнни-теоретик семинарлар оештыру кирәклегенә басым ясаган.

Фикер алышуда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов, әдәбият белеме бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре, академик Дания Заһидуллина, язма мирас үзәге «Мирасханә» хезмәткәре Азат Ахунов та чыгыш ясаган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева вернется в топ‑10 обновленного рейтинга WTA






Бесплатные экскурсии проведут в Парке Горького

В СФ пояснили слова Матвиенко о сокращении числа абитуриентов из регионов

В Москве билеты в театр можно будет купить только по документам, подтверждающим личность

Билеты на культурные мероприятия в Москве с 15 марта будут продаваться по документам