Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Балык Бистәсе хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү югары дәрәҗәдә үткән

0

Балык Бистәсе хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү быел да югары дәрәҗәдә үткән. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Абруйлы комиссия составына гадәттәгечә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Сөләйманов, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Ленар Гыймаев, «Россельхознадзор»ның район белгече Ленар Низамиев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Булат Галимбеков кертелгән иде.

Ә комиссияне республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов җитәкләде. Алар эшне «район капкасы» дип йөртелгән «Кама-Агро» хуҗалыгының техника утарыннан башлады. Ә биредә елның-елындагыча техникага сакчыл карыйлар, булган техника-агрегатларның кадерен беләләр. Шуңа биредә кыр эшләренә әзерлек, агрегатларның төзеклеге һәм сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел иде.

Шуннан соң комиссия «Масловский», «Кулон-Агро», «Логос», «Востокзернопродукт», Яңа Арыш хуҗалыгында булып кайтты. Тулаем алганда барысы да язгы кыр эшләренә ныклап торып әзерләнгәннәр. Логослылар, мәсәлән, бу елның язгы кыр эшләрендә 23 миллион сумлык көнбагыш чәчүнең яңа агрегатыннан файдаланачак. Кулонлылар да эшкә ныклап хәстәрләнгән. Алар эшләү өчен уңайлы булган 6 чит ил тракторлары кайтарып техника паркын яңарткан.

Моннан тыш әле бер юлы 22 метр киңлектә эшкәртә торган ике яңа тырма агрегаты алып кырга чыгарга әзерләгәннәр. Әнә шундый заманча яңа төр техника-агрегатларны күреп баш белгечләрнең генә түгел, комиссиядә катнашучыларның да күңелләре күтәрелгәндәй булды, кызыксынулары да арта төште. Алар «Кама», «Кулон-Агро», «Масловский» һәм башка күп кенә хуҗалыкларда кыр эшләренә әзерлекне югары бәяләде. Үткән еллардагы төсле биредә балл системасы буенча җиңүчеләрне сайлап урыннар билгеләнмәде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев получил штраф за брошенную ракетку в матче с Мунаром на турнире ATP в Майами






Противник опасается, что продвижение ВС РФ в сумской Владимировке может позволить выйти в тыл Юнаковской группировке ВСУ

Генпрокуратура возьмет под контроль условия проведения ОГЭ по всей России

Не хотите или не можете садиться за руль, а ехать надо? Exeed запустила в России услугу «Подменный водитель»

Суд Москвы продлил домашний арест экс-супругу блогера Лерчек