Данис Шакиров: Якутиядә Федераль Сабантуй иң югары дәрәҗәдә оештырылачак
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Якутиядә узачак XXV Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре белән танышты.
Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Данис Шакиров сүзләренчә, бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне, үзенчәлекләрне саклап, югары дәрәҗәдә оештырылачак.
«Федераль Сабантуйны нәкъ менә Якутиядә оештыруның тирән мәгънәсе бар. Бәйрәм сахаларның милли бәйрәмнәре – Ысыах уза торган мәйданчыкта оештырылачак. Без үз милләтебезгә хас булганча – барлык тиешле гореф-гадәтләрне саклап, уеннар, милли бәйгеләр белән Сабантуйны иң югары дәрәҗәдә оештырачакбыз», – диде ул.