Югары Осланда оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында Спартакиаданың беренче этабы узды
Татарстанның Югары Ослан районында предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында Спартакиаданың беренче этабы узды. Ярышларның инициаторы муниципаль берәмлек башлыгы Евгений Варакин булды. Спорт чарасы Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Спартакиаданы 2024 елның сентябрендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илназ Закиров истәлегенә багышланган волейбол турниры ачып җибәрде. Аның якын туганнары ярышларда мәртәбәле кунаклар һәм җанатарлар сыйфатында булды. Ярышларда районның төрле предприятиеләре, оешмалары һәм авыл җирлекләреннән 12 команда катнашты, дип сөйләделәр муниципалитет администрациясендә.
Муниципаль берәмлек башлыгы Евгений Варакин бу чараның район халкының спорт рухын һәм бердәмлеген ныгыту өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
«Бу истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Спорт - ул безне берләштерә торган көч, команда һәм рух. Бүген сезнең һәрберегез Югары Ослан районының сәламәтлек һәм бердәмлек территориясе булуын күрсәтә. Якты тәэсирләр, гадел көрәш һәм яңа казанышлар телим», - диде түрә.
Моннан тыш, Варакин яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесенә 2025 елгы Спартакиаданың һәр этабын махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышларга кушты.
Спартакиада район халкын берләштереп, үзен ун спорт төрендә күрсәтергә мөмкинлек бирә: волейбол, баскетбол, йөзү, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, чаңгы узышлары, шахмат һәм шашка. 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылардан төзелгән командалар катнаша ала.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.