Равил Әхмәтшин Әлмәт районыннан сугыш ветеранын 104 яшьлеге белән котлады
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сугыш ветераны Анна Панкратова янына барды һәм аны туган көне белән котлады. 16 апрельдә сугыш ветеранына 104 яшь тулды.
Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге
Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Анна Панкратова зәңгәрсу костюм, үкчәле туфли киеп, кунагын бәйрәмчә каршы алган. Пиджагында күпсанлы бүләкләре, шулай ук «ТАССрның 100 еллыгы медале» бар. Әлеге бүләкне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» Х Мәскәү яшьләре форумында шәхсән тапшырган иде.
Анна Серафимовна кызы Алла Валентиновна белән бергә яши.
Анна Панкратова Равил Әхмәтшинның якташы. Ул 1921 елның 16 апрелендә ТАССРның Әлмәт районы Кәске авылында туган. Хезмәт юлын 13 яшеннән башлый.
1939 елда Мәскәүгә килә, Сокольникида метро төзелеше шахтасында эшли. 1942 елда Әлмәт районы хәрби комиссариатыннан кызны фронтка чакыралар. Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә. Прагага кадәр барып җитә, шунда контузияләнә. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. 1945 елның июлендә аны комиссиялиләр, ефрейтор званиесендә өенә кайта.
Мәскәү кече литражлы автомобильләр заводында кладовщик булып эшли. Ул ике бала тәрбияләгән, өч оныгы, биш оныкчыгы бар.
Анна Серафимовна татар камыр ризыклары – өчпочмак һәм пәрәмәч белән бик теләп сыйланган, ризыкларны аның өчен Татарстан вәкиллеге аш-су осталары пешергән.
«Ой, бигрәк тәмле! Кайнар! Болар бит минем туган ягымнан! Кайда гына булсам да, ул минем җанымда. Анда минем хәрби әтием калды. Ә әни белән мин аз яшәдем, ул миңа сигез яшь булганда үлде. Мин әбием белән үстем», – дип сөйләгән ул.
Чәй табыны артында Анна Панкратова берничә җыр да башкарган.
«Путин миңа гел әйбәт ярдәм итә. 9 майда парадны телевизордан карыйм. Ул көнне миннән «День Победы» җырын башкарырга сорыйлар», – дип сөйләгән һәм шушы җырны башкарган.
Равил Әхмәтшин ветеран янына Җиңү Көнендә килергә вәгъдә иткән.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватан сакчылары ел дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең заманча йөзендә аларның һәммәсенең дә бик зур өлеше бар, диде.