Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә ниятлиләр
Татарстан Республикасында дүрт миллион граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Республикада уртача гомер озынлыгы 75, 2 ел тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Татарстанда һәм тулаем илдәге демографик хәлне анализлап, 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның чагыштырма күләме 30 процентка кадәр артачак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Димәк, инде хәзер үк өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирергә кирәк. 2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты башланды, аның мөһим өлеше – «Актив озын гомерлелек» республика программасы. Ул 2025−2030 елларга исәпләнгән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.
2025 елда программаны гамәлгә ашыруга, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, барлык профильле ведомстволар җәлеп ителгән: физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыручы Спорт министрлыгы, клублар һәм мәдәни-ял итү чараларын оештыручы Мәдәният министрлыгы, компьютер һәм финанс грамоталылыгы программаларын, чит телләрне өйрәнүне үстерүче Мәгариф һәм фән министрлыгы, өлкән буынны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүче Яшьләр эшләре министрлыгы», – дип сөйли Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин.
Аның сүзләренчә, программага Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә телиләр. Эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган барлык гражданнарны, ягъни 480 меңләп кеше җәлеп ителәчәк.
«Өлкән буын белән эшләүдә, Татарстанның иҗтимагый оешмалары аерым роль уйный. Мәсәлән, Россия Пенсионерлар берлегенең республика буенча төбәк бүлеген алыйк. Ул зур проектларны гамәлгә ашыра, алар арасында – «Өченче буын университеты» проекты. Анда 100 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы белем алган. Моннан тыш, иҗтимагый оешма спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрә: шахмат һәм шашка буенча турнирлар, өченче буын спартакиадасы, йөзү һәм өстәл теннисы буенча ярышлар, скандинавия йөреше фестивальләре һәм «Тормышка 10 мең адым» кебек сәламәтләндерү акцияләре», - дип аңлата министр урынбасары.
Мәдәният өлкәсендә кызыксынулар буенча 162 клуб эшли, алар өч меңгә якын пенсионерны үз эченә ала. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә вокаль-хор һәм декоратив-гамәли иҗат үсеш ала. Тарихи объектларга барып, республиканың тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү зур кызыксыну уята, дип аңлата ул.
Адель Мөбәрәкшин шулай ук Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советының төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, учреждение киң колачлы патриотик эш алып бара. 130 меңнән артык ветеран, оешма әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә катнаша, фронтка кирәкле әйберләр җибәрә, җылы киемнәр бәйли, окоп шәмнәре ясый.
«Республиканың өлкән яшьтәге кешеләренең мәдәни тормышында ветераннар арасында үзешчән башкаручылар «Балкыш» республика фестивале аерым урын алып тора. Беренче елларда дүрт меңгә якын кеше катнашкан тыйнак башлангычтан фестиваль бүгенге көнгә 25 меңнән артык катнашучыны берләштерә торган масштаблы мәдәни вакыйгага кадәр үсте. Үткәрә башлаганнан бирле, фестивальдә 120 меңнән артык кеше катнашты, дип билгеләп үтә Адель Мөбәрәкшин.
«Әлеге сайтта булдырылган «Алтын еллар – Золотые годы» ресурсын аерым әйтеп үтәсе килә. Анда интерактив картада иҗтимагый оешмалар муниципаль хакимият органнары белән берлектә һәр муниципаль районның чаралары турында, шулай ук актив озак гомерлелек чараларын гамәлгә ашыручы оешмалар турында тулы мәгълүмат урнаштыралар. Бу карта ярдәмендә өлкән яшьтәге татарстанлылар да, аларның балалары да үзләре һәм ата-аналары өчен кирәкле районда туры килгән шөгыль таба алалар», – ди министр урынбасары.
Моннан тыш, әлеге ресурс аша теләсә кайсы дәрескә язылырга мөмкин. Шулай итеп, илкүләм проектлар ярдәмендә иҗтимагый оешмалар дәүләт белән берлектә өлкән буын кешеләренең тормышын якты һәм бай, чаралар белән тулы итәргә булышалар. Аларның эшчәнлеге гражданнарның сәламәтлегенә, үз-үзен тормышка ашыруына һәм белемнәренә, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга йогынты ясый.
«Татарстан республиканың һәр кешесе өчен алтын яше чын мәгънәсендә яңа мөмкинлекләр, казанышлар һәм тормыш шатлыгының алтын вакыты булсын өчен барлык шартларны да тудыра. Мин барлык өлкән буын гражданнарны «Актив озын гомерлелек» программасына кушылырга һәм үз тормышларының яңа битен ачарга чакырам», – дип нәтиҗә ясады Адель Мөбәрәкшин.