Татарстан Белоруссия үрнәгендә сабакчалы имән үстерү белән шөгыльләнәчәк
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман селекция үзәген модернизацияләргә, куәтләрне арттырырга һәм утырту материалы линейкасына сабакчалы имәнне кертергә ниятли. Шушы көннәрдә Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләре делегациясе эш командировкасы белән Белоруссиядә булып кайтты.
«Без Белоруссиягә эш сәфәре кысаларында Белоруссиянең Республика урман селекция-орлыкчылык үзәген, Белоруссия Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар әзерләү үзәген, Минскидагы «Урман йорты» урман хуҗалыгының сәүдә мәйданчыгын карап чыктык һәм Копыль тәҗрибә урман хуҗалыгы эше белән таныштык», – дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Делегация составына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре кергән. Делегация катнашучылары сүзләренчә, татарстанлыларга Белоруссиянең сабакчалы имән үстерү тәҗрибәсе аеруча файдалы булган.
«Бездә проект бар, элегрәк проект документациясен әзерләгән идек, киләчәктә финанслау чыганагы билгеләгән очракта Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәген модернизацияләргә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта үзәкнең җитештерү куәте елына 12 миллион данә ябык тамыр системалы чәчкен тәшкил итә. Чыршы, нарат үстерәбез, шулай ук лабораториядә триплоид усак клоннарын in vitro үрчетү эшләре алып барыла. Планда – җитештерү күләмнәрен елына 24 миллион данәгә, шул исәптән 8 миллион сабакчалы имән чәчкененә кадәр арттыру», - дип өстәде Равил Кузюров.
Татарстан делегациясе Белоруссиягә җавап сәфәре белән килгән. 2024 елның сентябрендә урман хуҗалыгы министры Александр Кулик җитәкчелегендәге Белоруссия вәкилләре Татарстанда булган иде.
«Безне Беларусь Республикасындагы урман хуҗалыгы белән идарә итү нәтиҗәләре тәэсирләндерде. Һәрнәрсәгә карата хуҗаларча алым кулланылуы күренә. Мондый сыйфатлы нәтиҗәләргә урманнарны җитештерү, саклау һәм яклау циклын нәтиҗәле җайга салучы гамәлдәге урман законнары ярдәмендә ирешеп була. Белоруссиянең практикасын безнең төбәктә федераль законнарны үзгәртү шарты белән генә кертергә мөмкин. Шуңа да карамастан, без төбәктә урман комплексы белән идарә итүне яхшырту өчен барысын да эшлибез», – дип өстәде Равил Кузюров.
Аның сүзләренчә, Татарстан ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән даими рәвештә Дәүләт Думасына закон чыгару инициативаларын кертә.