Миңнеханов Әлмәттә азык аксымы җитештерүне башлап җибәрүдә катнашты
Әлмәттә газ эшкәртү заводларында чыгарыла торган метаннан алынучы гаприн – азык аксымы җитештерүне комплекслы сынап карау башланды. Аны башлап җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул хәзерге вакытта эш сәфәре белән Әлмәт районында. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов елына 1000 тонна куәт белән эшләүче микроблы аксым җитештерүне башлап җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Үзебезнең азык аксымнары базасын булдыру өчен алдынгы технология һәм нәтиҗәле алым гамәлгә кертелде, дип ассызыклады ул. Ул предприятие коллективына, аграрийларга, биотехнологларга һәм инженерларга яңа продукт булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Җитештерүдә яңа җайланманы комплекслы сынап карау кысаларында гапринның тәҗрибә партиясе китерелде. Әлеге проект «Биоикътисад» илкүләм проектының бурычларын үтәүгә ярдәм итә. Биопротеин терлекчелектә, кошчылыкта һәм аквакультурада азыкка өстәмә буларак кулланылачак.
Җитештерүне башлап җибәрү агросәнәгать комплексын кирәкле азык өстәмәләре белән тәэмин итеп кенә калмаячак, җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген арттырып, табигый газны рациональ рәвештә файдаланырга да мөмкинлек бирәчәк.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасы «Татнефтегазпереработка» идарәсе базасында урнаштырылган. Җиһазларның 90 проценттан артыгы Россия компанияләренеке. Алар арасында «Грасис» (Мәскәү), «ЗАВКОМ» (Тамбов), Бөгелмә механика заводы һәм башкалар.
Җайланманың куәте елына 1000 тонна продукция (җитештерү күләмнәрен 30 000 тоннага кадәр арттыру планы белән) тәшкил итә. Предприятиедә 70тән артык эш урыны булдырылган, алга таба тагын 100гә якын урын ачу күздә тотыла.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм башка рәсми затлар катнашты.