Президент академиясенең җәйге кампусында Татарстаннан 80 студент катнаша
13-18 июльдә «Зөя калкулыклары» курорт-шәһәрендә «Президент академиясенең халыкара җәйге кампусы 2025» XIII белем бирү форумы узачак. Анда 200 студент, шул исәптән Татарстан югары уку йортларында укучы 80 кеше катнашачак. Быелгы Форумның темасы – «Безнең заман геройлары». Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«ТР Иҗади яшьләр академиясе Татарстан делегациясен формалаштыру өчен кампусның республика этабын уздыра. Ул кандидатларны берничә этаплы конкурс нигезендә сайлап алуны күздә тота», - диелә хәбәрдә.
Беренче этапта, 14 майдан 1 июньгә кадәр, кампусның республика этабы сайтында анкета тутырырга кирәк.
Сайлап алуның икенче этабында әңгәмә һәм гомуми эрудициялелеккә, аналитик сәләтләргә, иҗтимагый-сәяси фәннәр өлкәсендә махсуслаштырылган дисциплиналарны белүгә тест узарга кирәк була. Шуннан соң конкурс комиссиясе өченче этапта катнашу өчен кандидатлар исемлеген төзиячәк.
Конкурс комиссиясе составына төбәк хакимияте органнары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керә.
Өченче этап 14-15 июньдә Казанда узачак махсуслаштырылган программада катнашуны күздә тота. Программага формаль булмаган белем бирү тренеры белән эшләү, тренинглар, команда туплау, төркемнәрдә эш, чакырылган спикерлар белән очрашулар керә.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Президент академиясенең халыкара җәйге кампусын Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап уздыра.
Бу вакыт дәвамында кампуста 2,9 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән 45 илдән 500 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык спикер һәм дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар.
Форум студентларның шәхси үсешенә, белемнәрне гамәли куллануга, заманча икътисади һәм социаль киңлектә катлаулы бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.