Салават Фәтхетдинов: Татарлар көрәшер өчен туган халык, без гомер буена көрәшергә тиеш
Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстанның халык артисты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VIII республика турниры узды. Ярышларга җырчы үзе дә килгән иде.
«Татар гомер буе көрәшкән – тел өчен дә, милләт өчен дә. Без көрәшер өчен туган халык, без гомер буена көрәшергә тиеш», – дип белдерде ул журналистлар белән аралашканда.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Җырчы берничә ел элек әлеге көрәш бәйгесен уздырырга теләк белдергән Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллинга рәхмәт белдерде.
«Әлеге ярышларны уздыру Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллинның теләге иде. Ул тәкъдим итеп, мин риза булдым. Барлык эшне дә башлап була аны, иң мөһиме ул эшнең дәвамы булсын. Быел 29 тапкыр автоузышлар буенча Салават кубогы үтте. Әлеге ярышта да менә, Аллаһка шөкер, 8нче тапкырга килеп җиттек, алда әле 9да, 19да булсын. Айрат төпле фикерле җитәкче, ул булсын диеп эшли, тырыша. Безнең ул яктан бик әйбәт тандем. Теләчеләрне бик хөрмәт итәм, бик якын дусларым алар минем. Теләчеләр тырыш халык, тыйнак, көрәшче халык», – диде ул.
Җырчы сүзләренчә, ул үзе дә яшь чагында көрәшеп үскән.
«Кем көрәшкән шуларның балалары, оныклары көрәшә. Минем улым автоузышлар буенча Россия чемпионы, автоузышчы. Әти нәрсә эшли, бала шуны кабатлый бит. Бер көрәшкән гаиләдә бар да көрәшә, көрәшсеннәр генә, хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар. Мин үзем дә әз-мәз генә көрәшкән кеше, авыл, район дәрәҗәсендә генә булса да. Нишләптер автоспортны сайладым, 50 процент җыр, 50 процент автоузышлар, икесен дә яратам, ә көрәшкә минем аерым мәхәббәт», – диде ул.
Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча ачык республика турниры 2016 елдан бирле уздырыла. Ярышта 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алыша. Быел бәйгегә Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче килгән иде. Турнир җиңүчеләре артисттан исемле кубоклар, дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алды.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева