Әлмәт районында өч гасырлык тарихы булган чишмәне төзекләндерәләр
Әлмәт районының Ямаш авылында урнашкан «Изге чишмә»не төзекләндерү эшләре башланды. Ул Татарстанда 1729 елдан бирле билгеле булган иң борынгы чишмәләрнең берсе. Аның суында көмеш ионнары бар, шуңа күрә ул озак саклана һәм шифалы үзлекләргә ия, дип санала.
Бу чишмәне республика халкы гына түгел, башка төбәкләрдән килгән дин тотучылар да хөрмәт итә. Православие бәйрәмнәре көннәрендә биредә кешеләр аеруча күп була. Крещение бәйрәмендә чишмәгә изге су алырга киләләр, купельләргә чумалар, гыйбадәт кылуларда һәм халык чараларында катнашалар.
Бүгенге көндә чишмә территориясендә демонтаж эшләре бара. Якын арада ябык купель төзелә башлаячак. Бу изге урынга килүчеләр өчен уңайлы шартлар булдырачак. Төзекләндерү эшләрен ноябрь азагына төгәлләргә планлаштыралар.
Проект нефтьчеләр һәм җирле администрация ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Финанслауның гомуми суммасы 5 миллион сумнан артык.
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте
