Россия саклану министры урынбасары Анна Цивилева Казандагы хәрби госпитальдә булды
Статс-секретарь - РФ саклану министры урынбасары Анна Цивилева Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре вакытында махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвалана һәм реабилитация уза торган Казан хәрби госпитале эшен тикшерде.
Госпитальнең төп корпусында 150 урынлы стационар һәм сменасына 250 амбулатор кабул итүгә исәпләнгән поликлиника урнашкан. Госпиталь шулай ук медицина тикшерүе, реабилитация һәм хәрби-табиб экспертизасы буенча бурычларны да үти.
Анна Цивилева сүзләренчә, учреждениедә импортны алыштыру программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла.
«Без үзебезнең техникага техник хезмәт күрсәтү турында борчылмыйбыз, чөнки сервис бригадалары, ачыкланган очракта, җитешсезлекләрне бетерү өчен оператив рәвештә килеп җитә», – дип билгеләп үтте госпиталь башлыгы, медицина хезмәте подполковнигы Дамир Ижбердиев.
Ул хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, хәрбиләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре турында оператив мәгълүмат алу өчен, республиканың барлык хастаханәләре белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Госпитальне караган вакытта Анна Цивилева махсус операция барышында хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды. Ул шулай ук биредә дәваланучы хәрбиләрдән тиешле түләүләрне никадәр оператив рәвештә алулары белән кызыксынды.
Россия хәрби ведомствосы башлыгы урынбасары шулай ук Үзәк хәрби округны финанс ягыннан тәэмин итү органнары белән округ хәрбиләренә, шул исәптән хәзерге вакытта махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәүчеләргә тиешле барлык түләүләрне күчерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Россия Саклану министрлыгы фотолары