Чистай районы башлыгы Татарстан шефлыкка алган Лисичанскида булды
Татарстанның Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов республика шефлыкка алган Лисичанскида булды. Ул биредә шәһәр мэры Эдуард Сахненко белән очрашты. Очрашу барышында алар шәһәрне төзекләндерүдә төп мәсьәләләр, шулай ук коммуналь өлкәнең конкрет ихтыяҗлары турында фикер алышты. Татарстаннан килгән авария бригадалары эшенә аерым игътибар бирелде.
Чистай районы берничә тапкыр Лисичанскиның адреслы заявкаларын үтәде, шефлык ярдәме кысаларында шәһәрнең муниципаль һәм коммуналь предприятиеләре ихтыяҗлары өчен материаллар һәм җиһазлар җибәрде.
Бу юлы Лисичанск гуманитар үзәгенә 100дән артык исемдәге әйберләрдән торган йөк китерделәр, алар арасында килгән ярдәмне ташу өчен арба, канцелярия кирәк-яраклары, балалар киемнәре, шәхси гигиена чаралары һәм азык-төлек бар.
Ярдәм гуманитар үзәк персоналына һәм шәһәр халкына таратылачак.
Чистай районы башлыгы шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.
«Шундый катлаулы шартларда эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Монда ике ел элек булган вакытта, шәһәр буш иде. Хәзер бирегә кешеләр кабат әйләнеп кайта. Бу - иң мөһиме, кешеләрдә өмет сүнмәгән, димәк, барысы да яхшы булачак», - дип искәртте Дмитрий Иванов.
Очрашу азагында Дмитрий Иванов Эдуард Сахненкога истәлекле бүләк – Чистай сәгать заводында җитештерелгән сәгать тапшырды.
Лисичанск мэры Татарстан вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм грамоталар тапшырды.
«Татарстан Республикасы һәм Чистай районы ярдәме белән без планлаштыра, эшли алабыз һәм күңелдә ышаныч хисе туа. Сез безнең үтенечләребезгә һәрвакыт чын күңелдән җавап бирәсез. Бик зур рәхмәт сезгә», - диде Эдуард Сахненко.