Путин интернетта экстремистик материаллар тараткан өчен штрафлар турында закон кабул итте
Россия Президенты Владимир Путин интернетта экстремистик материаллар эзләгән һәм алган, шулай ук VPN-сервислар рекламалаган, абонент номерларын һәм онлайн-ресурсларга керү өчен мәгълүматларны законсыз нигездә тапшырган өчен штраф санкцияләрен кертүне күздә тотучы яңа закон имзалады. Документ хокукый актларны рәсми чыгару сайтында урнаштырылган.
Закон нигезендә, экстремистик ресурслар федераль исемлегенә кертелгән материалларны эзләгән һәм караган өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яный. Җәза блокировкаларны урап узарга мөмкинлек бирә торган техник чаралар куллануга да кагыла.
VPN һәм тыелган сайтларга керергә мөмкинлек бирә торган башка сервисларның рекламасын тараткан өчен дә штраф каралган. Штрафның күләме хокук бозучының статусына бәйле: гражданнарга — 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 150 мең сумга кадәр, юридик затларга — ярты миллион сумга кадәр. Блокировкаланган ресурсларга керү мөмкинлеге бирә торган чараларны рекламалаган өчен штраф 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, закон абонент номерларын өченче затларга тапшырган өчен штрафлар кертә: физик затларга — 30-50 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә — 50-100 мең сум һәм килешү төземичә номер бирүче юридик затларга – 100-200 мең сум.
Шулай ук интернет-ресурсларга керү өчен логин һәм парольләрне башка кешеләргә тапшырган өчен дә җәза каралган. Бу очракта гражданнарга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, компанияләргә 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф яный.
Закон блокировкаларны урап узу һәм интернет-трафик тапшыру өчен кулланыла торган җайланмалар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен дә җаваплылык кертә. Кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 150 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф кертелә. Таләпләрне кабат бозган очракта штраф суммасы миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) һәм көч органнарының күрсәтмәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә. Тыелган ресурсларга керү мөмкинлеген чикләү турындагы таләпләрне бозган өчен барлык категориядәге затларга зур штрафлар яный. Таләпләрне кабат бозган очракта җәза 10 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан һәм мәгълүматлар базасына керү таләпләрен бозган өчен дә шундый ук җәза каралган.