Миңнеханов Севастополь губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Севастополь губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов коллегасын узган Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады. Элегрәк Татарстан делегациясе Севастопольгә эш сәфәре белән килде һәм тантаналы чараларда катнашты.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Петербург халыкара икътисади форумы барышында Татарстан белән Севастополь арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр, фәнни-техник элемтәләр, мәдәни алмашу һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.
«Төбәкләр арасында энергетика, машина төзелеше, IT-технологияләр кебек өлкәләрдә тәэмин итүләрне арттыру һәм элемтәләрне ныгыту өчен зур потенциал бар», — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук килешүне гамәлгә ашыру юнәлешендә эш алып барылуын хәбәр итте: «Төбәкләр хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүгенге көндә инде сәнәгать юнәлешендә юл картасы бар. Башка юнәлешләрдә дә шундый ук документлар булачак».
Севастополь губернаторы Михаил Развожаев Татарстан Рәисенә төбәкара партнерлыкны үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Рөстәм Нургалиевичка сүзләре һәрвакыт эшләре белән туры килү өчен рәхмәт белдерәсем килә. Күптән түгел генә килешү имзаладык, шул арада республиканың вице-премьеры җитәкчелегендәге җитди делегация килеп җитте һәм берничә көн дәвамында Севастопольдә эшләде», — диде Развожаев.
Ул Татарстанның технопарклар төзүдә һәм сәнәгать потенциалын үстерүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Делегация сәфәре кысаларында эксперт киңәшләре алу һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышу өчен Севастопольнең перспективалы мәйданчыклары күрсәтелде.
«Без төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне максималь дәрәҗәдә үстерү белән кызыксынабыз. Иң беренче чиратта коллегаларыбызның сәнәгатьне үстерү өчен нәтиҗәле стратегия сайлауда ярдәменә өметләнәбез», — дип өстәде губернатор.