Татарстан сайлау участокларының 98 процентында видеокүзәтү камералары урнаштырыла
Бердәм тавыш бирү көнендә видеокүзәтү һәм видеофиксация системасы Татарстанның сайлау участокларының 98 процентына урнаштырыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камералар территориаль һәм барлык дәрәҗәдәге участок сайлау комиссияләрендә барлыкка киләчәк. Искәрмә булып, мисал өчен, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан вакытлыча сайлау участоклары гына тора.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, яшерен тавыш бирү тәртибен бозмыйча, видеокүзәтү сайлау процессының барлык төп этапларын колачлаячак, дип хәбәр итте. Мондый чара үтә күренмәлелекне, ачыклыкны һәм сайлау системасына ышанычны тәэмин итүдә мөһим элемент булып тора, диде ул.
Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренчә, видеоконтроль булу сайлаучыларга һәм күзәтүчеләргә тавыш бирүнең һәм тавышларны санауның законлылыгына ышанырга мөмкинлек бирә.
Республикада барлыгы 2752 сайлау участогы булдырылган, шуларның 42се гражданнар вакытлыча була торган урыннарда урнашкан.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тәкъдим итте.