Санитар табиблар Татарстанда тиешле таләпләргә туры килә торган пляжларны атады
Татарстанда суы гигиена таләпләренә туры килми торган биш пляжны атадылар. Алар - Казанның «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Зур Аккош күле» пляжлары. Моннан тыш, Минзәләдәге шәһәр пляжлары һәм Әлмәттәге «Пляж» туристик-рекреацион зонасы да тиешле таләпләргә туры килми.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) шулай ук Татарстанда ял итү һәм коену өчен куркынычсыз пляжлар исемлеген тәкъдим итте. 2025 елның 1 августына түбәндәге пляжларда сулыклардагы суны тикшерү нәтиҗәләре гигиена таләпләренә туры килә:
• Казанның «Тирән күл», «Комсомол» пляжлары;
• Лаештагы «Кама диңгезе»;
• Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендәге «Кама» шәһәр пляжы;
• Нурлаттагы «Кондырча» паркы пляжы;
• Зәйдәге Зәй-2 микрорайоны пляжы;
• Мамадыштагы «Нократ» пляж комплексы;
• Кама Тамагындагы «Лето» пляжы;
• Чистайдагы «Юность» пляжы;
• Чистай районының Каргалы авылы «Кизләү» күлендәге пляж;
• Чаллы шәһәр пляжы;
• Лениногорск шәһәр пляжы;
• Тәтеш шәһәр пляжы;
• Алабуга шәһәр пляжы;
• Әлки районы Сихтермә авылындагы пляж;
• Әлки районы Базарлы Матак авылындагы пляж;
• Бөгелмәдәге «Аквапарк» пляжы;
• Яшел Үзән шәһәр пляжы;
• шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсенең Гагарин урамындагы пляж;
• Буа районы Карлы авылындагы актив ял зонасы булган пляж;
• Мөслим авылында Ык елгасы буендагы пляж.