«Байтирәк»нең чираттагы проекты төп йорт йолаларына багышлана
Казан мэриясенең «Древо жизни» - «Байтирәк» мәгърифәти проекты дәвам итә. Чираттагы чара 6 августта 18.00 сәгатьтә Горький паркында узачак. Бу хакта проектны оештыручылар хәбәр итә.
Чара татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва, башкортларның төп йорт йолаларына багышланачак. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Древо жизни» проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында уздырыла. Төп максат – Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калу, әлеге бай мирасны яңа буынга тапшыру һәм милләтара бердәмлекне ныгыту.
Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар төп йортка бәйле йолалардан өзекләр күрсәтәчәк. Алар гаиләдәгеләрнең иминлегенә, туган җиргә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: пыялада шамаильләр ясау, идәнгә җәя торган паласлар эшләү, аш бүлмәсе өчен милли бизәкләр төшерелгән агач көрәкләр, юкәдән ясалган курчаклар, кайнар савытлар кую өчен туку станогында ясалган җәймәләр, чүлмәк ясау һәм агачтан кисеп ясау буенча остаханәләр.
Чара дәвамында «Йортның семантик элементлары» темасына багышланган предметлар һәм артефактлар күргәзмәсе эшләячәк. Анда бәйрәм кунакларына йортның төп интерьер элементларының мифо-ритуаль эчтәлеге белән танышу өчен уникаль мөмкинлек биреләчәк: керү ишеге, тәрәзә, матча, мич, Кызыл почмак, аш өстәле һ. б.
Бәйрәмдә «Өй турында җырлар» мәйданчыгы аерым урын алып торачак. Анда һәркем табында җырлана торган таныш җырларга кушылып җырлый алачак. Алдагы чаралардан күренгәнчә, җырлы мәйданчыкның буш торганы юк, чөнки бергә, күмәкләшеп моңлана алу күпләр өчен тансык һәм бу очракта күңелләр берләшә, чын мәгънәсендә бердәмлек хисе туа.
Республика буенча фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган халык уеннарының бай мирасы белән «Балачак дөньясында йорт кирәк-яраклары» уен мәйданчыгы таныштырачак. Биредә балалар һәм өлкәннәр традицион уеннар аркылы үз халыкларының мәдәнияте һәм тарихы белән таныша, бергәләп уйный алачак.
Концерт мәйданчыгында Апас районы мәдәният йортының «Садә» халык фольклор ансамбле, Биектау районыннан «Яблоневый ряд» халык җыр ансамбле, Түбән Кама шәһәренең халыклар дуслыгы йортыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Ак тирәк» башкорт фольклор ансамбле, Чүпрәле районыннан «Хелхем» чуваш халык фольклор ансамбле, Кукмара районының Нырья авылы мәдәният йортының «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле, Менделеевск районыннан «Сактон» халык фольклор ансамбле, Тәтеш муниципаль районының Киртәле авылы мәдәният йортыннан «Чивгоня» фольклор ансамбле чыгыш ясыячак.
Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында әзерләнгән «Нигез боткасы» белән сыйлаячаклар. Моннан тыш, һәр теләгән кеше йола «коймагы» әзерләп авыз итә алачак. Чара «Төп йорт» дип аталган иммерсив күренеш белән тәмамланачак, ул бөтен бәйрәмнең кульминациясе булачак.
«Туган йортның әһәмияте, аның кыйммәте халыкларның йолаларында ничек чагылуын белергә теләсәгез, бәйрәмгә рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә.