Татарстанда алиментлар ничек исәпләнүен аңлаттылар
Гаилә таркалгач, ата-ана балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа күрә балалары белән яшәүче ата яки ананың алиментка бирергә хакы бар.
Ата-аналар алиментлар буенча уртак карарга килә һәм тиешле килешүне нотариуста рәсмиләштерә ала. Мондый документта күчерелгән акчаның күләме, шартлары һәм графигы күрсәтелә. Әгәр килешүгә ирешә алмасалар, алимент суд аша билгеләнә:
– бер балага - түләүче кеременең дүрттән бер өлеше;
- ике балага – хезмәт хакының өчтән бере;
- өч һәм аннан күбрәк балага - гомуми керемнең яртысы.
Шул ук вакытта, суд түләүләр суммасын ике якның да финанс хәленә һәм башка әһәмиятле факторларга бәйле рәвештә үзгәртергә хокуклы.
Алимент күләменә нәрсә йогынты ясый:
- Әгәр алимент түләүченең даими кереме булмаса яисә ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаса, алимент яшәү минимумына беркетелгән фиксацияләнгән суммада билгеләнә.
- Эшсезлек буенча пособие алган очракта алимент аның күләменә карап исәпләнә.
- Рәсми эш тә, пособие дә булмаган очракта алимент соңгы эш урынындагы керемнәр буенча яки ил күләмендәге уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә.
- Әгәр алимент түләүче пенсионер яисә инвалид булса, алимент суммасы пенсия яисә социаль түләүләрнең күләме нигезендә исәпләнә.
- Әгәр алимент түләүченең берничә эше булса, аның барлык рәсми керемнәре дә исәпкә алына.