Апаста «Фәйзуллин йөзүләре» һәм Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсе узды
«Фәйзуллин йөзүләре» әдәбият-спорт чарасы кысаларында Апас бистәсендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсе үтте.
Быел «Фәйзуллин йөзүләре» беренче мәртәбә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның үзеннән башка уздырылды, чөнки шагыйрь авырып тору сәбәпле үзе килә алмады, үзе урынына оныгы Ильясны җибәргән иде.
«Шундый матур бәйрәмне үткәрү өчен безнең районны сайлавыгызга рәхмәт. Без Равил абыйның үзендә бик көткән идек. Безнең котлау сүзләрен аңа җиткерерсез», – диде Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин китапханәдә узган кичә башында язучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул татар телен саклауга һәм аны киләчәк буынга җиткерүгә зур көч куйган язучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Тел байлыгын арттыру өчен барыбызга әдәбиятны укырга кирәклеген искәртте.
«Апас районында «Фәйзуллин йөзүләре»н һәм бу очрашуны үткәрү безнең өчен зур мәртәбә», – дип сүз башлады Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм очрашуга килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
«Язучыга үз укучысы белән, китапханәчеләр, укытучылар белән очрашу ул үзе бер гомер. Сез булмасагыз, без дә булмас идек, асылда без сезнең өчен язабыз. Бүгенгене анализлап, узганнарны хәтерләп һәм киләчәкне фаразлап язабыз», - диде ул.
Ркаил Зәйдуллин Апас Үзәк китапханәсенә Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында чыккан китапларны тапшырды. «Фәйзуллин йөзүләре» чарасының актив катнашучысы галим Булат Хәсәнов китапханәгә әтисе, академик, әдәбият галиме Мансур Хәсәновка багышланган китапларны тапшырды.
«Фәйзуллин йөзүләре» әдәбият-спорт чарасының ярты гасырлык тарихы бар. Ул шул еллардан бирле гел дәвам итеп килде, кызганыч, Равил ага авырып китте, аяклары авырта. «Авырткан хәлдә кешегә күренәсем килми», – ди. Борчылмыйк, әле Равил абыйның аяклары төзәләчәк», – диде Ркаил Зәйдулла.
Очрашуга күренекле шагыйрьләр Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, танылган язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Рөстәм Галиуллин, Вакыйф Нуриев, язучы-артист Алмаз Хәмзин, яшь шагыйрь Дания Нәгыйм, журналистлар Данил Гыйниятов, Динара Әхмәт кайткан иде. Үзләре хуҗа да, кунак та буларак Апас районы язучылары Хәбир Ибраһим һәм Гөлүсә Закирова да катнашты.
Әдәбият һәм спорт бәйрәменең икенче өлеше Апасның төзекләндерелгән пляжында узды. Унлап язучы үз мөмкинлекләреннән чыгып, төрле дистанцияләрдә күлдә йөзделәр. Иң зур дистанциядә «Фәйзуллин йөзүләре»нең актив катнашучылары Данил Гыйниятов белән Булат Хәсәнов, шулай ук, Равил Фәйзуллинның оныгы Ильяс йөзде.