Зәй районы Урта Пәнәче үз якларына гына хас авыл бәйрәмен оештырды
Зәй районы Урта Пәнәчедә Авыл көне Шәрә тау итәгендә оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин килде. Ул чыгышында йола-бәйрәмнәрнең җанлануын ассызыклап, авыл бәйрәменең югары оешканлык белән матур узуын теләде.
«Бәйрәм халыкның уртак көче белән уздырыла. Ата-бабадан калган матур бәйрәмне уздыруда авылның иганәчеләре елның-елында химаячелек итәләр. Рәхмәт аларга», - диде Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан, Зәй, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән дә кунаклар җыелган иде. Җыен барышында яшь гаиләләрне, яңа туган сабыйларны, озын-озак гомер итүче үрнәк парларны, юбилярларны, уллары махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең әти-әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
«Бәйрәм күңелле уеннар, нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Көянтә-чиләк белән чишмәгә суга төшү, көянтә-чиләкләр белән мәйдан әйләнү, сулы табакта бию, зур галошлар киеп йөрү, гер күтәрү, капчык сугышы, йомырка белән йөгерү, чаңгы ярышы, күз бәйләп әйбер кисү, шакмак җыю, аркан тартышу, сулы табакны аркада түкмичә алып килү, чүлмәк вату уеннарында халык бик теләп катнашты.
Балалар тамашачыларга җыр, шигырь бүләк итте. Бәйрәмне Гүзәлия белән Ландыш җанлы һәм кызыклы итеп алып барды. Бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә уртапәнәчелеләр чын күңел биреп эшләде», - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Милли көрәштә катнашучы егетләр матур көрәш алымнары күрсәтте. Гер күтәрүче егетләргә мәйдан гөрләтеп кул чапты.