«Бистә шәле-2025»: Бу – затлы фестиваль, килгән һәркем үзенә матурлык алып кайтып китә
«Фестиваль аркылы бу кәсепчелекне популярлаштыру мөмкин»
Татарстан Мәдәният министрлыгының Татарстан мәдәният ресурсы үзәге директоры Алсу Мифтахова ассызыклап үткәнчә, Балык Бистәсендә бу кәсепчелек хатын-кызларга гына кагылмый, анда ир-атлар да, балалар да бәйли.
«Әлеге кәсепчелекне саклап калу мөһим, чөнки бу феномен дип әйтер идем, Күгәрчен авылында олысы-кечесе – бөтен кеше бәйли. Фестиваль аркылы бу кәсепчелекне популярлаштыру мөмкин. 20 нче елларда бу шөгыльне авылга Зәйтүнә Шәрәфиева алып кергән һәм традициягә нигез салган. Авылның бөтен ирләре, хатын-кызлары, балалары да бәйли. Фестиваль мәйданчыкларының берсендә Күгәрчен авылы осталары бәйләү үрнәкләрен күрсәтәчәк», – дип билгеләп узды.
Фестивальдә иң зур, иң креатив шәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Фольклор коллективлар чыгышы көтелә. Хедлайнерлар Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар булачак.
«Иң сөенечлесе – Оренбургтан да мастер-класс, сәүдә белән килергә теләүчеләр бар»
Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина катнашучылар саны елдан-ел артуын әйтте.
«Өч ел элек уйнап кына башланган фестиваль быел инде өченче тапкыр үтәчәк. Районыбызда булган кәсепне күрсәтү теләге шундый зур булды ки, күмәк көчне туплап, шушы эшкә тотындык. Беренче елны 12 районнан коллективлар килде. Узган елда 13 район катнашты. Быел әлегә 15 район катнашуы билгеле, 18 коллектив программага керде. 5 августка кадәр катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итәбез. Бүген – соңгы көн. Әле тагын өстәлергә мөмкиннәр», – диде.
Лилия Кәримуллина сүзләренчә, катнашучылардан иң ерак район булып Ютазы исәпләнә. «Иң сөенечлесе – Оренбургтан да мастер-класс, сәүдә белән килергә теләүчеләр бар. Киләчәктә, бәлки, төбәкара фестиваль дә булыр дип өметләнәбез. Бу матур, затлы фестиваль, килгән һәркем үзенә матурлык алып кайтып китә», – дип ассызыклады Балык Бистәсе хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире.
«Быел ике яңа конкурс оештырыла»
Лилия Кәримуллина быел ике яңа конкурс оештырылуын әйтте. «Эрлим, чорныйм» дигән бәйгедә йон эрләячәкбез, шуннан йомгак чорнаячакбыз. Бик кызык фестиваль булырга охшап тора. Жюри әгъзалары тизлеккә, пөхтәлеккә, матурлыкка игътибар итәчәк. Тагын бер конкурс – шәлнең уртасына читләрне тоташтыру. Шәл бит бер бәйли башлау белән генә шәлгә әверелми. Аның башта уртасы бәйләнә, аннары читләре бәйләнеп, уртага тоташтырыла», – диде Лилия Кәримуллина.
Ул быел фестивальдә «Иң креатив шәл» дигән бәйге өченче ел рәттән узачагын әйтте. «Креатив идеяләр белән килүчеләр шактый: Төрле форматта, төрле язулар белән шәлләрне шушы фестиваль өчен махсус алып киләләр», – диде.
Фестивальдә мәйдан уртасына иң зур шәл чыгачак. «Бүген иртәнге 09.00 сәгатьтә мәдәният хезмәткәрләребез җыелышып, шәлләрне тоташтырып, рекорд шәл ясадылар. Аны 16 августта мәйданның уртасына алып чыгып күрсәтәчәкләр. Бу – 2025 елның июль азагы-август башында Балык Бистәсе халкы бәйләгән шәлләр – 80гә якын шәл. 16 августка кадәр әле тагын шәлләр бәйләнеп өстәләчәк», – диде Лилия Кәримуллина.
Балык Бистәсендә «Капка төбендә», «Эх, гармуннар уйный белсәм», «Җәйге алан» проектлары гамәлгә ашырыла, алма, чикләвек, бал спаслары уза. Лилия Кәримуллина сүзләренчә, район күләмендә эшләп килгән шушы проектлар фестиваль кунакларына тәкъдим ителәчәк.
Матбугат очрашуында Бистә шәлен популярлаштыру, брендка әйләндерү өчен, заманча үрнәкләр дә кертү турында сорау яңгырады. «Без классика, халык кәсепчелеге яклы. Классика үзен югалтмый, без аны балаларга да тапшырырга телибез», – диде Лилия Кәримуллина. Ә күргәзмәгә килгәндә, аның сүзләренчә, анда шәлләр генә түгел, бәйләнгән баш киемнәре, жилетлар, кофталар, оекбашлар, бияләйләр дә тәкъдим ителәчәк. «Ватанны саклаучы елына багышланган дефиледа да эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк», – диде. Сүз уңаеннан, ул Балык Бистәсеннән махсус хәрби операциягә дә җылы оекбашлар, перчаткалар бәйләп озатуларын әйтте.
«Бу проект – Балык Бистәсенең йөзек кашы»
Фестивальнең төп режиссеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов фестивальгә быел килеп кушылган. «Бу масштаблы проект, миңа калса, бу – Балык Бистәсенең йөзек кашы», – дип саный ул.
«Шәлне өйдә генә әниләр утырып бәйлиләр дип уйлаган идем. Аны бер генә кеше бәйләми икән, кешеләр бу эшне өмәгә җыелып башкара. Вак эш булгач, берәр атна эшлиләрдер дип уйлаган идем. Ә бер җыелганда шәл, шәл ярым бәйлиләр икән дип әйттеләр. Бу зур осталык сорый. Станокта түгел, кул белән бәйләнүе минем өчен могҗиза», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илфак Хафизов.
Фестивальнең кереш өлеше сәхнәләштерелгән күренеш белән башланачак. Режиссер әйтүенчә, ярты сәгатькә диярлек сузылган спектакльдә шәл бәйләү тарихы, үткәнне бүгенгесе белән тоташтырып күрсәтәчәкләр. Прологта 100ләп кеше катнашуы көтелә.
«Фестивальнең үзенчәлеге – коллективлар төрлелегендә. «Бистә шәле»нә килеп, фольклор осталыгын күрсәтү – үзе бер зур бәйрәм кебек булачак. 15 районнан 18 төркем киләчәк, ләкин Балык Бистәсе халкы үзләре катнашмавы гына күңелне борчып тора», – диде. Алар катнашмауларын хуҗа буларак каршы аласылары булуы белән аңлаткан.
«Ырынбур шәле популяр саналса да, безнеке үзебезчә һәм җылы. Аның җылылыгы прологта күмәк күренешләрдә күрсәтеләчәк», – дип әйтте Илфак Хафизов.
«Күгәрчен авылына килен булып төшкән кыз, шәл бәйләргә өйрәнмәсә, уңган киленнәрдән саналмаган»
Ул Күгәрчен авылында һәр киленгә шәл бәйләргә өйрәтү традициясен дә искәртте. «Кул эше – хатын-кызның күңел җылысы. Гаилә учагы шул шөгыль аша да яшидер. Бу эшне дәвам итәргә һәм киләчәккә тапшырырга телиләр», – диде.
Алсу Мифтахова режиссерның традиция турында сүзен дәвам итеп: «Килен кайнанага шәл, иренә һәм абыйсына перчатка бәйләргә тиеш булган», – дип җөпләде.
«Күгәрчен авылына килен булып төшкән кыз, шәл бәйләргә өйрәнмәсә, уңган киленнәрдән саналмаган», – дип өстәде Лилия Кәримуллина.
Матбугат очрашуында Күгәрчен авылыннан килгән хатын-кызлар күзләрен йомып бәйләп күрсәтте. «Әниләребез 6-10 яшьтән шәлнең читен безгә тапшырдылар. Уртасын үзләре бәйли иделәр, аның уртасын бәйләү осталык сорый, чөнки буш та, тыгыз да бәйләргә ярамый. Эштән бушаган арада кәнәфигә утырып, күзләребез телевизор караса, кулларыбыз шәл бәйли», – дип сөйләделәр.
Фестивальгә барырга теләүчеләр өчен 16 августта Бауман урамы башында сәгать кырыендагы тукталышта иртәнге 08.00 сәгатьтә автобус булачак. «Алып китеп, кире кайтарып куялар», – диде Лилия Кәримуллина.