Арчада узачак «Ат көне»: милли көрәш, татар токымлы атлар ярышы һәм салютлы концерт
«10 еллык тарихы булган спорт бәйрәме»
9 августта Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» фестивале узачак. Бәйрәм 2015 елдан бирде оештырылып килә. 10 ел эчендә ул «Ат көне» ат спорты фестивале статусына ия булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Программада мавыктыргыч ярышлар, уеннар һәм концерт номерлары көтелә. Татар атларында, чиста токымлы, ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100 һәм 120 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары булачак. «Иң тиз йөртүче» бәйгесе, «Иң матур бизәлгән арба» бәйге-күргәзмә бәяләнәчәк. Ат өстендә көрәш «Аударыш» атларында узачак. Кинологлар чыгышын карарга, ат дагалау буенча осталык дәресләрендә катнашырга да мөмкин булачак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша»
Фестиваль кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә ат чабышлары һәм төрле спорт уеннары була. Ярышларда ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша. Ат чабышлары: 70 кг, 70 тән 90 кг кадәр һәм 90+ килограмм үлчәү авырлыгында узачак. Гомуми приз фонды 2,2 млн сум тәшкил итә.
«Фестивальгә бөтен Россиядән – Удмуртия, Карачай-Черкесия, Кабарда-Балкария республикаларыннан, Төмәннән, Пенза, Липецк, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Самара, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән катнашучылар җыелачак. Ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша. Чабышлар татар токымлы, чиста канлы, ярым канлы һәм җирле токымлы атларда оештырыла. Дистанцион ат чабышларында хөкемдарлык итү өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан халыкара категорияле хөкемдарлар коллегиясе чакырылган», – дип таныштырды Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
ТР Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева, искәртеп узуынча, бәйрәмдә татар токымлы атлар өчен аерым чабышлар узачак. Алар өчен аерым бюджет та билгеләнгән.
«Татар токымлы атлар өчен аерым ярыш булачак. Әлеге ярышның приз фонды – 180 мең сум. Ул барлык катнашучылар арасында тигез итеп бүленәчәк. Әлегә чабышларга биш ат теркәлгән, ләкин катнашучылар күбрәк булыр дип уйлыйбыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Баш батырга – ат»
Быел фестивальдә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак. Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, көрәш ярышлары ике категориядә узачак, приз фонды – 668 мең сум.
«Көрәш ике категориядә – 2007 елгылар һәм аннан яшьрәкләр, 2007 елгыдан олыраклар арасында оештырылачак. Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 10 мең, икенче урынга – 6 мең, өченче һәм дүртенче урыннарга – дүртәр мең сум акча булачак. Баш батырга – тәкә. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак. Олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Җырлы-моңлы, салютлы бәйрәм концерты»
Фестиваль кысаларында бай мәдәни программа әзерләнгән. Кунаклар өчен район ансамбльләре һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Концерт программасын Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм халык артисты Зөлфия Шакирова чыгышлары көтелә. Чараны бәйрәм салюты тәмамлаячак.
-
«Ат көне» 9 августта Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак, бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана.